Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 октябрь , 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән дәүләт бәйрәме – Республика көне белән ихлас котлыйм.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Республиканың дәүләт суверенлыгы турында Декларацияне кабул итүе вакыт сынавын уңышлы үтте – ул халык ихтыяҗларына җавап бирә. Бүген Баш-кортстан бай икътисади потенциалга, ныклы үсешле социаль инфраструктурага ия.

Районыбызда авыл хуҗалыгы тотрыклы эшли, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен модернизацияләү эзлекле башкарыла. Шатланмау мөмкин түгел: яңа туган сабыйлар саны арта бара. Ирешелгән уңышларга таянып, алга таба үсеш бурычларын билгелибез.
Киләчәгебез югары технологияле эш урыннары булдыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген сизелерлек күтәрүгә бәйле. Безнең киләчәк – яшьләр кулында, аларга дәүләт тарафыннан ярдәм чараларын камилләштерү бик мөһим. Гомумән, районда һәр эш “кеше өчен, кеше мәнфәгатьләре хакына” дигән принциптан чыгып тормышка ашырыла. Район хезмәт ияләре моңа җавап итеп, һәр участокта тырыш хезмәт үрнәкләре күрсәтер, республиканың, Илешебезнең прогресс юлыннан алга баруына булышлык итәр, дип ышанам.
Һәр илешлене Башкортстанның төп бәйрәме – Республика көне белән ихлас котлыйм, һәр гаиләгә иминлек, бәхет телим.

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: