Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 октябрь , 15:30

Күркәм фестиваль үтте

12-13 октябрьдә Күмертау шәһәрендә "Алтын сапсан" XII Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды.

Күркәм фестиваль үтте
Күркәм фестиваль үтте

Чараның максаты - талантлы һәм перспективалы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү, яшь талантларны халыклар мәдәнияте һәм сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренә тарту.

Илеш районы балалар сәнгать мәктәбе укучылары фестивальдә катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 "Инструменталь башкару. Баян" номинациясендә:

- Вадим Төхфәтуллин мактаулы ГРАН-ПРИ яулады (укытучысы - Г. Ф.Төхфәтуллина).

- Айдар Әкрамов - 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы – А.Р.Төхфәтуллин).

- Айнур Ягъфәров - 1 нче дәрәҗә дипломант (укытучысы-Г.Ф.Төхфәтуллина).

"Инструменталь башкару. Фортепиано" номинациясендә:

- Ильяна Сәлихова - 3 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы – Л.Р.Бәдретдинова).

"Вокал" номинациясендә:

- Әмир Мирзаһитов -1 дәрәҗә лауреат (укытучысы – Р.Б.Зарипова).

- Азалия Гайфуллина - 2 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы – Л.Т. Габдуллина).

- Юлия Шәйхетдинова, Анастасия Гайфуллина -3 нче дәрәҗә лауреатлар (укытучылары – Л.Т. Габдуллина).

"Хореография" номинациясендә:

- "Kroshka dance" хореография коллективы - 1 дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре – Д.С. Гарифуллина, Р.А.Сәфиуллина).

"Декоратив-гамәли сәнгать. График":

- Юлиана Гасимова -1 дәрәҗә лауреат (укытучысы - Т.Р.Заһретдинова).

- Диләрә Мосәлимова, Азалия Вәлиева, Данил Әхмәтшин - 2 дәрәҗә лауреатлар (укытучылары – А.Ф.Фәсхетдинова).

Талантлы балаларны һәм аларның укытучыларын ирешкән уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез.

Чыганак

 

 

 

 

 

Күркәм фестиваль үтте
Күркәм фестиваль үтте
Күркәм фестиваль үтте
Күркәм фестиваль үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: