Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 октябрь , 10:40

«Театралика-2024» башланды

Районның гомум белем бирү учреждениеләре арасында хәрби - патриотик тематикага багышланган «Театралика-2024» конкурсының көзге смотр сезоны старт алды.

«Театралика-2024» башланды
«Театралика-2024» башланды

10 октябрь көнне Үрмәт авылы мәдәният йортында Ә.Атнабаевның «Ул кайтты» пьесасы буенча спектакль күрсәтелде. Бу әсәр сугыштан соң туган ягына кайткан солдат язмышы турында сөйли. Аның өенә кайту юлы озын һәм авыр була, ләкин ахыр чиктә ул әнисе һәм үзе сугышка киткәннән соң туган улы белән очраша. Актерлар барысы да хис һәм кичерешләрен оста итеп күрсәтеп бирәләр.

16 октябрь көнне Дөмәй авылы мәдәният йортында Дөмәй авылы мәктәбе коллективы Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен күрсәтте.

Бу әсәр хәзерге җәмгыятьнең актуаль проблемаларын күтәрә. Артистлар ана булу белән бәйле кичерешләрне һәм дулкынлануларны оста итеп җиткерә алдылар.
Тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән каршы алдылар, ә авылдашларының рәхмәт сүзләре үзешчәннәрдә онытылмас тәэсир калдырды.

«Театралика-2024» конкурсы дәвам итә, авыл мәдәният йортларында район мәктәпләренең үзешчән театр коллективлары график буенча чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар телибез!

Чыганак

«Театралика-2024» башланды
«Театралика-2024» башланды
«Театралика-2024» башланды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: