+6 °С
Болытлы
Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 4В сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Рәсүл кызы Мөнирова белән бергә мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә сюрприз әзерләделәр. Алар үз куллары белән чәчәкләр ясап бүләк иттеләр, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, кечкенә күчтәнәч бүләк иттеләр. Һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан пешекчеләренә тәмле аш-сулары пешерүләре, авыр һәм җаваплы хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләре белдерделәр.