Маяк
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 октябрь , 09:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сез районыбыз халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, матурлау, яшәү шартларын уңайлы итү буенча гаять мөһим, әһәмиятле хезмәт башкарасыз. Һәр кылган гамәлегез күз алдында - фидакарь эшчәнлегегез нәтиҗәсендә районыбыз юллары төзекләндерелә, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра.

Авыл җирлегендәге кайсы гына тармакны алма - белем бирү, тәрбия, производство, мәдәният өлкәсеме - һәммәсенә дә юллар илтә, шуңа да аларның кеше факторы өчен уңайлы шартларга тәңгәл килүе аеруча мөһим. Бүгенге көндә районыбызда ирешкән күп казанышларыбыз - шушы тармакта эшләүчеләрнең югары һөнәри осталык нәтиҗәсенә бәйле, шуңа да хезмәтегез мактауга лаек.

Бәйрәм көнендә юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләргә һәм һөнәрләренә тугъры калган ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, муниципаль район хакимите башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: