Күчмә чараның максаты - урындагы һәм республика җәмәгатьчеләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту, халык белән турыдан-туры диалог урнаштыру, урындагы граждан җәмгыяте институтлары эшчәнлеген активлаштыру.
Иҗтимагый палата район хакимиятенә халык мәнфәгатьләрен, аларның мөрәҗәгатьләрен җиткереп, тормышларында уңайлыклар булдыру өчен тырыша. Моңардан тыш, иҗтимагый палата әгъзалары төрле дәрәҗәдәге сайлаулар вакытында да күзәтүчеләр сыйфатында актив катнаша. Мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче оешмаларның эш сыйфатын бәяләү дә күз уңында тотыла. Мәгариф учреждениеләрендә туклануны, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре дә үзәккә алына.
Муниципаль районның Иҗтимагый палатасы районның урындагы үзидарә органнарының халык белән уртак хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен оештырылган, ул районның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышына кагылышлы карарларны кабул итү һәм тормышка ашыру эшендә катнаша. Аерым алганда мәгариф һәм мәдәният бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә.
Утырышта район хакимиятенең иҗтимагый палатасы рәисе Фәвис Гарифуллин еллык эшчәнлекләре белән таныштырды, грантлар, мәгариф учреждениеләрендә туклану, укыту учреждениеләренең хәвефсезлеге, юл хәвефсезлеге мәсьәләләренә тукталды.
Лида Исаргакова үз чыгышында республика һәм муниципаль иҗтимагый палаталарның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек принциплары турында сөйләде.
Палатадагы хезмәттәшләре белән үз эшләрен туктатырга теләмәгән блогер-ларны ничек җәлеп итәргә һәм аларга эшчәнлекнең яңа формаларын тәкъдим итәргә икәнлеге турында фикер алышачагы турында бәян итте. “Сезнең үзегезнең яхшы муниципаль лагерегыз бар, анда районнан, республикадан гына түгел, башка субъектлардан да балалар ял итә. Ул чыннан да популяр, өстәвенә ул җитди реконструкциядән соң бик матур урында урнашкан. Минемчә, лагерь балалар ялыгына түгел, бәлки бик кирәкле гаилә ялыурынына да әверелергә тиеш. Шуңа күрә,конкрет Иҗтимагый палатага килгәндә, безгә аларны анда нәрсә белән тукландыралар һәм башкалар гына түгел, ә бүген сезнең лагерьда ял итүчеләрне карауда нәрсә тәкъдим итүе дә бик мөһим. Лагерьдан тыш, җәйге чорда мәктәп яны лагерьлары оештырыла. Шуңа күрә, бүгенге көндә, нәкъ тәрбия эше эчтәлеге мөһим”, - дип ассызыклады ул.
Л.Исаргакова бу көнне башка мөһим мәсьәләләргә тукталып, үз күзлегеннән чишелеш юлларын барлады.Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, башкорт телен саклау һәм үстерү фонды вәкиле, БР яшьләр якташлык җәм-гыятьләре ассоциациясе рәисе һәм Илеш районында туып-үскән Айбулат Җәмилов якташлары белән коммерция булмаган оешмалар проектларын гамәлгә ашыру өчен грант акчаларын җәлеп итү һәм алар буенча хисап язу өлкәсендәге бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Чара ахырында Лида Сәгыйть кызы җәмәгатьчелекнең иң актив күзәтүчеләренә 2024 елда Башкортстан Республикасы башлыгын сайлауны күзәтүдә һәм җәмәгать контролен тәэмин итүдә өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.