Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 октябрь 2024, 08:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар котлыйм, сәламәтлек телим.  

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Бүген тормышыбызны куәтле йөк машиналарыннан, уңайлы автобуслардан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Халык хуҗалыгының хезмәт ритмы, кешеләрнең эшкә сәләте һәм кәефе сезнең тотрыклы, төгәл эшләвегезгә бәйләнгән. Без районыбыз авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм төзелеш, юл, җитештерү, автотранспорт предприятиеләрендә тырыш хезмәтләрен куючы шоферларыбыз белән урынлы горурланабыз. Алар район икъдисадына үз өлешләрен кертәләр. Тармакта хезмәт куючы һәркемгә үз эшләренә тугрылыклары, ветераннарга нәтиҗәле хезмәтләре, районыбызның транспорт системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт. Чын күңелдән сезгә имин юллар, ышанычлы машиналар телим. Рульләр ышанычлы кулларда, ә юлларыгыз якты булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: