Маяк
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 октябрь 2024, 10:00

Хәвефсез хезмәт күрсәтү максатында

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә сайлаган һөнәрләре автотранспорт йөртү белән бәйле хезмәт кешеләре - водительләр бәйрәме билгеләп үтелә. Безнең районда авторанспорт күп тупланган оешмалар, агро-предприятиеләр шактый. Ә аларның күбесе “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасында, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бәйрәм алдыннан предприятие начальнигы Азат НУРЫЕВ белән әңгәмә корып, уңышлар барланды.

Хәвефсез хезмәт күрсәтү максатында
Хәвефсез хезмәт күрсәтү максатында

-Азат Хәмитович, иң элек оешмагыз белән таныштырсагыз иде. Ул кайчан төзелде һәм ниләр белән шө- гыльләнә?

-Предприятие 1977 елда оешкан. Безнең бурыч - районның автотранспорт белән бәйле эшләрен алып бару. Бүгенге көндә безнең карамакта 14 берәмлек автобус исәпләнә, алар тиешле таләпләргә җавап бирә. Коллектив 22 кешене берләштереп, шул исәптән 17е - водитель, 2се – транспорт хәвефсезлеге буенча контролер, ике - диспетчер. 8 шәһәр яны, шул исәптән 7се эчке муниципаль һәм – 2се муниципаль ара маршрутлары белән беррәттән, Нефтекама, Туймазы шәһәрләре юнә- леше буенча ерак рейсларга чыга. Заказлар буенча да эшлибез.

Безнең автобуслар ГЛОНАСС +112 спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Автобусларда видеорегистратор, спидометр күрсәткечләрен теркәп баручы тахограф та бар.

-Пассажирлар иминлеге беренче урында торырга тиеш. Автобусларның техник торышына контроль ни дәрәҗәдә?

-Автобуслар рейска чыгар алдыннан һәм кичен рейстан туктагач, көн саен оешманың слесаре һәм шофер тарафыннан техник карау, дефектовка үткәрелә. Төзексезлекләр булганда шунда ук ремонтлана. Гомумән, юлга кузгалыр алдыннан безнең техникалар да, аларга хезмәт күрсәтүче шоферлар да «җиде иләк аша үткәрелә». Беренче чиратта шофер медицина күзәтүе уза, автобуслар тикшерелә, барысы да яхшы булганда, дәүләт автоинспекциясенә барып, рейска чыгарга рөхсәт ала. Айга бер тапкыр ЮХХДИ хезмәткәрләре белән бергә үзебезнең автопаркта тикшерү үткәрелә. Монда техниканың төзеклеге генә түгел, хә- вефсезлек таләпләренең үтәлүе тә игътибарга алына. Әйтик, хәвефсезлек каешлары эләктереләме, янгын сүндергечләре, аптечкалары бармы, тәгәрмәчләре сезонга туры киләме һ.б.

- Иминлек дигәннән, водительләргә дә аерым таләпләр куеладыр бит?

- Бездә аларны эшкә алганда да таләпләр катгый. Медицина күзәтүе үткәндә аларның психикасында тайпылышлар булу-булмавына аеруча игътибар бирелә. Автобус йөртүдә кимендә өч еллык тәҗрибәсе булган тәртипле ир-атларны гына алабыз. Әйткәнемчә, аларга көн саен медицина күзәтүе үткәрелә. Кичтән шоферның сәламәтлегендә нинди дә булса тайпылышлар күзәтелә икән - әйтик, кан басымы күтәрелгән, теше сызлый яки башкасы - аның урынына алмаш шофер билгеләнә. Аннары һава торышына бәйле үзгәрешләр дә күзәтелә. Көчле буран, бозлавык вакытларында, каты салкыннарда безгә синоптиклардан алдан хәбәр килә.

- Водительләр көне уңаеннан бәлки иң-иңнәрен исемләп тә үтәрсез.

- Дөресен әйтәм, бездә барысы да уңган-булган - берсен дә аерып әйтә торган түгел. Вакыты белән уникешәр сәгать һәм аннан да озаграк юлда алар. Пассажирларга уңайлы булсын, юлда хәвеф-хәтәрләргә юлыкмас өчен һәрчак уяулык күрсәтәләр, авырлыклар алдында баш имиләр. Предприятиедә, нигездә, тәҗрибәле, 25 елдан артык хезмәт стажына ия булган водительләр эшли. Җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе тоеп, иртәнге 5.00 тән кичке 23.30 сәгатькә кадәр рейс ясаучы Венер Зиннәтуллин, Фаид Нурыйәхмәтов, Рәмил Вәлиев, Вазиф Тимершәехов, Азат Арысланов, Венер Хамматов, Фәнзил Баһаутдинов, Венер Тәхаветдинов, Глүс Фәрвәҗев, Вәсил Авзалов, Флүс Мослыхов, Фәвәрис Разетдинов, Салават Галиев, шулай ук яшь хезмәткәрләр Динар Мөниров, Радмир Миңнемөхәммәтов, Азамат Сәхиуллин хезмәте мактауга лаек.

Билгеле, безнең эшчәнлекне автостанция хезмәткәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Клиентлар белән яхшы мөнәсәбәттә аралашучы Алия Маткулова, Илиза Маликова, Гүзәл Тимергалиева автобусларның вакытында китүен тәэмин итә, путевкаларны төгәл тутыра. Заман таләпләренә ярашлы, көндәлек отчетлар интернет челтәре аша электрон төрдә тапшырыла. Бу эшне диспетчер Рәшидә Ганиева, Гүзәлия Шәрипова намус белән башкара. Аларның һәммәсен дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, имин юллар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим.

Әңгәмәдәш – Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: