Маяк
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 октябрь 2024, 13:00

Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез саклана

Безнең районыбызда телебезне, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклау өчен бик күп эшләр башкарыла. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары район, республика күләмендәге “Ел укытучысы” конкурсында катнашып призлы урыннар яуласа, укучылар “Урал батыр” эпосын сөйләп, олимпиадаларда үзләрен сынап, зур җиңүләргә ирешә.

Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез саклана
Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез саклана

Районыбыз элек-электән үзенең талантлары белән дан тота. Яшьләребез республика, халык-ара бәйгеләрдә халык җырлары белән чыгыш ясап лауреат исеменә лаек була.

Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Башкортстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре игълан иткән “Йөрәк җылысы” акциясенә Илеш районы башкортлары корылтае, туган тел һәм әдәбияты укытучылары да кушылды. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә термо носки, оекбаш, медицина кирәк-яраклары җыйды. Милли кием – милли төс,  милли сыйфатны чагылдырган бер билге генә түгел, ә халыкның олы тарихын, сәнгатьчән дәрәҗәсен күрсәткән дәлил ул.

Милли кием – халыкның гасырлар буе сакланып килгән комарткысы. Башкортстанда ел да ике тапкыр - апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында милли кием көне билгеләнә. Бу бәйрәм районыбызда да зур оешканлык белән үтә. Балалар бакчалары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авылда эшләп килгән башкорт фольклор ансамбльләре, китапханәчеләр, район мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре активлык күрсәтә. Төрле флешмоб, мастер класслар үткәрелә. Әлбәттә, мондый милли киемебезгә игътибар бу бәйрәмдә генә түгел, башка чараларда теләп кулланыла.

Бу уңайдан түшелдерек җитештерү осталары Әнисә Саттарова, Көнсылу Насртдинова, Зәйтүнә Шәрифҗанованың эшләре мактауга лаек. Бу түшелдерекләр район, республика күләмендә үткән күргәзмәләрдә зур урын алып тора. Шулай ук хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Галим кызының башкорт милли киемендәге курчакла- ры Башкорстанда оештырылган күргәзмәләрдә генә түгел, чит төбәкләрдә үтә торган конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый.

Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан Ырулар җыеннары уздырыла. Республикабызда үткән бу җыеннарда актив катнашабыз. Әйтеп үтәргә кирәк Илеш районында 7 нәсел вә- килләре яши: Елан, Елдәк, Гәрәй, Бүләр, Янәй һәм Кыргыз. 2021 елның апрелендә Кыргыз ыруы үтте. Аксакал итеп райо- ныбыздан Рөстәм Камалов сайланды. Рөстәм Мәгрүф улы белән Фидан Мәрвәров авылларыбызның тарихын өйрәнеп, шәҗәрә төзү буенча зур эш алып бара. Шулай ук башка замандашларыбызның да авыллар тарихы турында чыгарган китаплары шактый.

Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсен дә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында Русия Президенты Вла- димир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Безнең республикада ул һәр ел саен 1 март - Башкорт гаиләсе елы дип билгеләнә. Бу уңайдан район мәдәният сараенда көмеш һәм алтын  не хөрмәтләү кичәсе үтте. Үрнәкле, сәләтле гаиләләребез дә бик күп. Алар төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулый. Шәрәфетдиновлар гаиләсе «Өлгеле башкорт гаиләсе» ачык република конкурсында катнашып “Сәләтле гаилә” номинациясендә җиңүче исемен яулап, акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан игълан ителгән “Аек авыл” конкурсы быел бишенче тапкыр үткәрелде. Бу конкурста районнан 2019 елда Җәйләү авылы, 2020 елда Дөмәй, 2021 елда Исанбай авылы, һәм ике ел рәттән Теләкәй авылы республика этабында катнашты. Бу конкурсның бүләк күләме алдагы өч елда беренче урынга 500 мең булса, ул республика Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы 10лата арттырылып 5 миллион сумга җитте. Агымдагы елда Теләкәй авылы 200 мең сум сертификат белән бүләкләнде.

Телебезне, гореф гадәтләребезне саклау һәм үстерү буенча күп кенә чаралар оештырыла. Илеш районының «Агинәйләр коры» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Галимә Галиева Тыпый авылында «Кәкүк чәе» нә чакырды.Бу үзенчәлекле бәйрәмнең йоласы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар, төрле үләннәрне җыеп, аларны куллану турында файдалы киңәшләр белән фикер алыштык.

Шуны да билгеләргә кирәк, “Яркәй энҗеләре” башкорт фольклор ансамбле районда гына түгел, ә республикада танылу алды. Аның җитәкчесе Альбина Гайфуллина әлеге ансамбльгә балалардан алып өлкәннәргә кадәр туплап, телебезне, горефгадәтләребезне саклауга, йолаларыбызны тергезүгә лаеклы өлеш кертә. Алар төрле конкурсларда катнашып, районыбыз данын  яклый.

Республикада һәр елны апрель аеның соңгы атнасында башкорт теленнән диктант язу оештырыла. Быел ул 27 апрельдә үтте. «Башкорт теленнән диктант» белем бирү акциясе беренче тапкыр 2015 елда оештырылды. 2019 елда республикабыз Башлыгы Радий Хәбировның карары белән халыкара күләмгә күтәрелде. Бу акциянең – туган телебезне өйрәнүдә һәм активлаштыруда әһәмияте зур.

Быел «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» халыкара җәмәгать берләшмәсе Уфа күп профилле профессиональ колледжы нигезендә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында халыкара диктант язу һәм галим - тарихчылар катнашлыгында түгәрәк табын оештырды. Районнан Рөстәм Камалов җитәкчелегендәге «Кыргыз Ыруы» делегациясе , Иске Кыргыз авыл модульле мәдәният йортының мәдәният оештыручысы Ринат Мәҗитов бу чарада катнашты.

Республикабызның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан район мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре үтте. Район туган як тарихны өйрәнү музеенда безнең районыбызга эш сәфәре белән килгән вакытны чагылдырган фото күргәзмә оештырылды. Районыбызның билгеле шәхесләре исемен мәңгеләштерү максатыннан да күп кенә эшләр башкарыла. 2022 елда республикабыз, безнең горурлыгыбыз ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның 100 еллыгын билгеләп үтсә, узган елда якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның искә алу кичәсе районда, Әхмәтзәки Вәл ди исемендәге милли китапханәдә оештырылды. Агымдагы елда бөек шагыйрьгә туган авылы Шәммәттә бюст һәм музей ачылды.

Агымдагы елда райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның тууына 100 ел тулуны тантаналы билгеләп үттек. Бу уңайдан район мәдәният сараенда район үзәкләштерелгән китапханәсе оештыруында күркәм чара узды. “Ак каенлы Илешем” район әдәби-иҗат конкурсында җиңүчеләр котланды. Быелгы ел Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан Яшьләр елы дип игълан ителде. Яшьләрнең ялын кызыклы, файдалы итеп үткәрер өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар.

Илшат СИБӘГАТУЛЛИН, Илеш районы башкортлары корылтае рәисе.

Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез саклана
Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез саклана
Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез саклана
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: