0 °С
Кар
Анда әтиләребез өчен бик күп күңелле һәм мавыктыргыч конкурслар әзерләнде. Алар үзләренең талантларын, балаларга мәхәббәтләрен һәм гаиләдә әти кешенең алыштыргысыз ролен күрсәттеләр.
Бу көн барлык катнашучылар өчен бәйрәмгә әверелде. Әтиләр һәм балалар арасындагы багланышларның никадәр нык булуы, бер-береңә ярдәм итүнең һәм бергә шатлык белән уртаклашуның мөһимлеге ассызыкланды.
Бәйрәмдә катнашкан гаиләләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Барсына да бәхет, мәхәббәт һәм яңа матур мизгелләр телибез.