Маяк
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 октябрь 2024, 10:40

Контракт буенча хәрби хезмәт!

Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы Указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Түләү Оборона министрлыгы белән бер елдан контракт имзалаучыларга каралган.

Контракт буенча хәрби хезмәт!
Контракт буенча хәрби хезмәт!

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 2024 елның 10 июленнән республика Башлыгы Радий Хәбировкушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты.
Махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы республикадан бер мәртәбә 505 мең сум алачак.
Илеш районы хакимияте өстәмә 25 мең сум түләячәк. Шулай итеп, 400 мең сум федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр берьюлы 930 мең сум алачак.
Өстәмә мәгълүмат өчен Югары Яркәй авылы, Коммунистик ур., 17 адресы яки 8 (34762) 5-13-26 телефоны буенча яисә Илеш районы муниципаль район хакимиятенә 8-917-760-07-09 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: