Маяк
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 ноябрь 2024, 10:30

Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында

2024 елда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы Башкортстан Республикасының коммерцияле булмаган (хөкүмәтнеке түгел) оешмаларына Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларын бирү буенча икенче конкурсы булды. Анда безнең Илеш коррекцион мәктәп-интернатының проекты экспертлар тарафыннан югары бәяләнде һәм конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде. «Сәламәтлек зонасы» иппотерапия үзәге проектында җиңүче булды.

Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында

Иппотерапия – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булган затлар белән социаль эшләүнең инновацион технологиясе, ул реабилитацияләүнең комплекслы күпфункцияле методын тәкъдим итә. Атны арадашчы сыйфатында кулланып дәвалау невроз, хәвефле халәт симптомнарын җиңеләйтә: өлкәннәрдә вакыт һәм пространствода чынбарлыкка керүне җиңеләйтә.

Проектны гамәлгә ашыру буенча чаралар һәм иппотерапия буенча дәресләр «Кара Юрга» комплексында уздырылачак. Бу Илеш районында дәвалау өчен атта йөрүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне гамәлгә ашыра алган бердәнбер үзәк. Дәресләрдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеләчәк: кәефне, активлыкны яхшырту; коммуникатив мөмкинлекләрне булдыру; социаль активлыкны арттыру; гамәли хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру.

Чыганак

Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: