Шул уңайдан Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәпнең 3 Б сыйныфында әлеге тема буенча әңгәмә үткәрелде һәм түбәндәге кагыйдәләр төзелде.
Бу кагыйдәләрне истә тоту мөһим:
- Машина юлын җәяүлеләр юлыннан чыгарга, светофор булганда - яшел сигналга.
- Юлга чыгар алдыннан һәрвакыт уңга-сулга кара, бөтен транспорт туктаган һәм сине үткәргәненә инан.
- Машина юлын кызу-кызу атлап чык, шул ук вакытта як-ягыңа кара. Игътибарыңны читкә юнәлтмә!
- Автомобильдә барганда һәрвакыт хәвефсезлек каешын эләктер.
- Машина юлында һәм аның янында уйнама.
- Көннең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган киемнәрне куллан.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез! Юлларда игътибарлы булыгыз!
Хөрмәтле машина йөртүчеләр!
- Яшь җәяүлеләргә игътибарлы булыгыз! Исегездә тотыгыз, балалар - юл хәрәкәтендә иң көтелмәгән катнашучылар. Ишегалды территорияләрендә һәм балалар учреждениеләре янында аеруча сак булыгыз.
- Исегездә тотыгыз, әгәр автомобильдә балалар, өлкәннәр бар икән, сез алар өчен җаваплы. Пассажир баланың иминлеген тәэмин итегез. 7 яшькә кадәрге балаларны балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып йөртегез, өлкәнрәкләрен штатлы хәвефсезлек каешы белән эләктерегез. Балалар автокреслоларын һәм хәвефсезлек каешларын дөрес һәм даими куллану гына юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр!
- Балаларның экипировкасында яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән кием кулланыгыз, алар баланы тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләр өчен күрер өчен ярдәм итәчәк.
- Исегездә тотыгыз, сез – балалар өчен үрнәк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, балалар сездән өйрәнәләр.
- Баланы урамда йөрергә җибәргәндә, юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен исләренә төшерегез.
Чыганак