Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 ноябрь 2024, 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы эшчәннәре, аграр предприятие җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы ветераннары!Сезне һөнәри бәйрәмебез - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр икмәк үстерүчеләр, ит, сөт, яшелчә һәм башка продукция җитештерүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез. Быел игенчеләребез көче белән 134324 тоннадан артык ашлык ындыр табакларына кайтарылды, кышлыкка маллар өчен җитәрлек азык әзерләнде. Агымдагы елда техника яңарту, модернизацияләү, төзелеш буенча күләмле эшләр башкарылды.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары, авыр хезмәтегез, эшегезне яратып башкаруыгыз өчен зур рәхмәт. Шулай ук аерым рәхмәтемне ветераннарга юллыйм. Сезгә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, бәхет-шатлыклар, мул тормыш телим.

Илдар НӘБИЕВ, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас