Узган чорда 3185 ц сөт хәзерләнеп, һәр сыердан 2654 кг сөт савып алынды. 259 ц ит җитештерелеп, көндәлек артым 561 грамм тәшкил итте. Илеш товарлыклы-сөтчелек фермасы буенча 361 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 120се савым сыеры, 18 баш ат исәпләнә. Яшь үрчем алуга килгәндә, узган чорда 99 баш бозау алынды.
Хуҗалыкның 2653 гектарда сөренте җире исәпләнеп, шуның 2200 гектар мәйданын бөртекле культуралар били. Алардан барлыгы 44 мең 421 центнер уңыш суктырылды. Гектар көче 20,19 ц тәшкил итте. Алдагысын хәстәрләп, 200 гектарда кышкы бодай чәчелде.
Хуҗалыкның алдынгылар сафында – комбайнчылар Камил Даянов, Рәмил Сәрваров, Алмаз Наҗаров, сыер саву операторлары Зилә Гыйбәдуллина, Рүзилә Шәйхетдинова, Рәсилә Имамова, бозау караучылар Ирина һәм Фидус Зыязовлар, терлекчеләр Илсур Нурыйәхмәтов, Илгиз Шәрәфуллин.