Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 ноябрь 2024, 07:00

Сәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләп

Районыбыз республикада сәнгать арсеналын баету һәм тулыландыру буенча алдынгылардан берсе санала.Профессиональ сәхнәгә генә дә төбәгебез дистәдән артык талантлы, үзенчәлекле шәхесләр чыгарды - Русия Федерациясе атказанган, Башкортстан Республикасы халык артисткасы Саҗидә Галимова, БР халык артистлары Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәйрүзә Шәйдуллина, Халит Фатихов һ.б.

Сәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләпСәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләп
Сәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләп

Район тарих-туган якны өйрәнү музеенда Башкортстанның мактаулы исеме, югары һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ияләренә багышланган стенд ачу тантанасы узды.

Чарада «Мәдәни-ял итү үзәге» МБУ начальнигы Рөстәм Әхмадиев катнашып, һәрбарчасына изге теләкләрен, стендны булдыруга зур көч һәм тырышлык салган музейның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Гәрәевага, эшче төркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде, район тарихын саклау эшенә зур өлеш керткән өчен РСФСР, Башкортстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Хәбил Ишмәтовка, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйльмулла Габдуллинга, хезмәт ветераны Наилә Галимовага «Мәдәни-ял итү үзәге» учреждениесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Әйе, стендны булдыруда зур эш башкарылган. Бу хакта Гөлназ Марат кызы уй-хисләре белән бүлеште.

- Иң башта проектны тормышка ашыру буенча планнар белән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, «Мәдәни-ял итү үзәге» МБУ начальнигы Рөстәм Әхмадиевка мөрәҗәгать иттем. Киңәшләшкәннән соң, алар минем башлангычны ихлас хуплады һәм һәрдаим ярдәмнәрен тәкъдим итте. Иң актив өлкән аксакалларым, ветераннар, эшче төркем Хәбил Ишмәтов, Гыйльмулла Габдуллин, Наилә Галимова составында әлеге эшне башкарып чыктык. Бүген инде аның нәтиҗәсен күрәбез. Стендта 23 атказанган сәнгать хезмәткәре урын алган. Яшь буын өчен бик файдалы һәм кирәкле проект бу, дип саныйм. Кемгә мөрәҗәгать итсәм дә, үтенечемне кире какмадылар. Һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.

Кичәне фәһемле итеп алып бакитапханә китапханәчесе Клара Хәлиуллина бирегә чакырылган атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә ия булучылар Сәгыйть Муллахмәтов, Хәбил Ишмәтов, Гыйльмулла Габдуллин, Радик Нурисламов, Рәсилә Басыйрова, Рәсидә Мостафина, Фирдәвес Маликова турында эчтәлекле вакыйгалар сөйләде, үз чиратларында ветераннар гомер вакыйгаларын барлады, хәтирәләрен яңартты.

Бөтенрусия халык иҗаты фестивале лауреаты, БАССР һәм РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Сәгыйть Муллахмәтов Татарстан Республикасы Актаныш мәктәбенә тугызынчы сыйныфка укырга килгәч, ул үзешчән сәнгать осталары конкурсы үткәрелүе турында ишетә. Аяклары гына түгел, йөрәге дә дәртле көй ишетүгә тыпырдап торган егет мондый чарадан читтә каламы соң инде? Район конкурсында җиңеп, М.Җәлил исемендәге Татар опера театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирешә. Алай гына да түгел, Татарстанның иң яхшы үзешчән биючесе булып таныла. Укуын тәмамлауга Актанышта сәнгать җитәкчесе итеп калырга тәкъдим ясыйлар. Әмма бер вакыйга егетнең язмышын хәл итә. Бер көнне Татышка райком вәкиле килеп төшә һәм Сәгыйтьне «Кызыл бүләк» колхозының комсомол оешмасы секретаре итеп сайлата. Кайда куйсаң, шунда ут чыгарып эшли торган егет беренче көнне үк авыл яшьләрен җыеп биюгә бастыра. Нәтиҗәләр дә озак көттерми. Илеш районы үзешчән сәнгать осталарының смотр конкурсында ул җитәкләгән коллектив икенче урын яулый.

1968 елда аны район мәдәният бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Әлбәттә, биредә дә эшне иң элек бию ансамбле оештырудан башлый ул. Илеш районының халык биюләре ансамбленә нәкъ шул чакта нигез салына. Кыска гына вакыт эчендә даны еракларга тарала илешлеләрнең.

Гыйльмулла Габдуллинның гомер юлындагы мәгънәле буразналары бик күп сызылган. 1981 елда Әдип Әбүсәлих улы Бәшаров, Гыйльмулла Хәдимулла улын бию ансамбле оештырабыз, җитәкче булып кил, диеп, ул вакытта СПТУ була, шунда эшкә чакыра. 1981 елда ансамбль оештырып җибәрә алар. Бераздан башкорт, татар, удмурт, мордва, чуваш, урыс, молдаван, украин биюләре салып бии башлагач, ансамбльне “Йәйгор” дип атыйлар. Ул бүген дә гөрләтеп иҗат итә һәм ноябрь аенда аның барлыкка килүенә 43 ел тула. Ансамбльгә 1988 елда халык ансамбле исеме бирелә һәм әлеге вакытта да исеменә тап төшерми, аны яклап һәм саклап киләләр. Шушы дәвер эчендә “Йәйгор” бик күп фестивальләрдә катнашып, шулай ук чит илләрдә дә гастрольләрдә булырга туры килә. 1988 елда Грециягә һәм Кипр шәһәренә барсалар, 1998 елда Испанияда, Португалияда 9 һәм 10 Халыкара фольклор фестивалендә катнашалар. “Мирас” халык уен кораллары ансамбле 1990 елда барлыкка килә. Шул вакыттан алып Илеш районы мәдәнияте күгендә якты йолдыз булып балкып, аның даның чит илләргә дә танытып тора бу ансамбль. Шулай ук “Мирас” фольклор ансамбле 1990 елда район мәдәният сараенда оештырыла. Ул лаеклы рәвештә халык исемен яулый һәм аны бүгенгәчә яклап килә, аңа тугры иҗат итә. Гыйльмулла Хәдимулла улы бик куп еллар “Мирас”ның алыштыргысыз җитәкчесе булып тора.

“Яшьлек” район мәдәният йортының бию ансамбле 1969 елда оештырыла. 2012 елда халык исемен яулый. Репертуарында башкорт хореографиясе классикасы - “Гөлнәзирә”, “Зарифа”, “Җиде кыз”, “Печәнчеләр”, “Шаян кызлар”, “Сабантуй” хореографик композицияләре, “Самавыр белән бию” һ.б. Ансамбль аңа нигез салучылар Сәгыйть Муллахмәтов, Мөбәрәк Басыйров, Сәлихҗан Казыйханов, Хәбил Ишмәтов, Өлфәт Гайнуллин, Рәсүл Мөхәммәдиев, Гыйльмулла Габдуллин, Нәүбәт Габдрахманов, Рәзиф Локманов, Ринат Тимершин, Раил Фәттахов, Солтан Ибраһимов, Олег Локманов, Радик Нурисламов, Рәис Хәбибов һ.б. исемнәре белән турыдан-туры бәйле. Халык биюләре ансамбленең солисткалары - Лира Хаҗиева, Рәмилә Галимова. Шул чордагы бию ансамбле бик күп смотрларда, конкурсларда катнашып зур уңышларга ирешә. 1974 елда Бөтендөнья яшьләр фестивалендә - дипломант, 1976 елда Бөтендөнья смотрында лауреат исемен яулый. Германияда ике тапкыр, Мәскәү, Свердловск, Ленинград шәһәрләрендә зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар.

Район ветераннар хоры 1989 елда оештырыла. Шул чордан алып аны Рәсилә Басыйрова җитәкли. Аның составында 55 кеше исәпләнеп, күбесе сугыш һәм хезмәт ветераны була. Хорның репертуары бик бай. Аны озын көйдән башлап заманча җырларга кадәр һәрчак төрләндереп торалар, өч тавышка башкаралар. Бик күп фестивальләрдә катнашып, 14 тапкыр лауреат исемен яулыйлар, күчмә приз 14 ел безнең район хорында була. Таланты, теләге булган җырчыларны профессиональ дәрәҗәле конкурсларга әзерләп, лауреатлар булып, районыбыз халкын куандыралар. Башкортстан телевидениесенең “Хазина”, “Тамыр” тапшыруларында остазларның укучыларын күрсәтеп баралар. Шулай ук Рәсилә Мирзәмөхәммәт кызы тәрбияләнүчеләрен әзерләп сәнгать училищеларына, академиягә, Казанга укырга керергә булышлык итә. Ул җитәкчелек иткән хор чыгышларын халык һәрчак яратып кабул итә.

Рәсидә Мостафина репертуарында халкыбызның иң асыл күңел энҗеләре булган җырлар тупланган - “Озата барма”, “Сагынам, дуслар”, “Рәйхан”, ”Зөләйхә”, “Хәмдия”. Рәсидә Мостафина ансамбль белән халык талантларының 1, 2, 3 Бөтенрусия фестивальләрендә катнашып, төрле дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнә һәм лауреат исеменә лаек була. Үзенең җырлары белән ул элеккеге Германия Демократик Республикасына ук барып җитә. Туган халкы авазларына сусап чит җирләрдә тилмереп яшәүче милләттәшләребезнең җаның шифалы моңнарга коендырып чыгыш ясый ул анда. 2010 елның ноябрь аенда Уфада “Башкортстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең “Юлдаш” җыры конкурсында катнашып, башкорт, татар халык җырларын зур осталык белән башкарып республикадан җыелган 60тан артык конкурсант арасында 1нче урын яулый.

Фирдәвис Маликова 1966 елда КПСС район комитеты бюросы карары белән район радиотапшырулары редакторы һәм дикторы итеп тәгаенләнә. Шул рәвешле, утыз дүрт ел дәвамында туры эфир аша район халкын сәламләп, тирән эчтәлекле, тәрбияви тапшырулар оештырып, район яңалыкларын оператив рәвештә радиотыңлаучыларга җиткереп бара. Үз эшенә үтә иҗади карый, тапшыруларның рубрикалары да, авторлары да төрләндереп торыла. Күпчелек тапшырулар урыннарга чыгып оештырыла. Тапшырулар катлаулы, күпкырлы, тормышның бар якларын да иңли. Шуларның барысын да бер кеше- гә яктырту өчен һәр өлкәне яхшы белү мотлак. Өстәвенә, үзе журналист та, редактор да, диктор да. Шул өч вазифаны да Фирдәвес Фәттәх кызы уңышлы башкара. Радиода эшләү елларында район сабантуйларына, төрле бәйрәмнәргә, мәдәният сараенда үткән чараларга чын җаваплылык, осталык белән әзерләнә.

Чара барышында килгән кунаклар бер-берсе белән ихлас сөйләште, хатирәләре белән бүлеште. Зур игътибар, хөрмәт күрсәткәне өчен Гөлназ Марат кызына чиксез рәхмәт сүзләре юлланды, киләчәктә иҗади эшендә уңышлар, яңадан-яңа мөһим проектларны тормышка ашыруын теләделәр. Кичәне мәдәният сарае хезмәткәрләре Павел Сивогрив һәм Лиана Нигъмәтуллина музыкаль яктан бизәде, чыгыш ясаучыларның моңлы җырлары, гармун көйләре чараны тагын да күңеллерәк һәм эчтәлекле итте.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Сәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләп
Сәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләп
Сәхнә йолдызы булган ветераннарны мәртәбәләп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас