Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 ноябрь 2024, 06:00

Тормыш юлын - якты эзләре, яхшы эшләре бизи

Район үзәк китапханәсендә район ветераннар советы рәисе, БРның атказанган агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Анатолий Ивановичның район үсешенә керткән өлешенә багышланган әдәби музыкаль кичә оештырылды.

Тормыш юлын - якты эзләре, яхшы эшләре бизиТормыш юлын - якты эзләре, яхшы эшләре бизи
Тормыш юлын - якты эзләре, яхшы эшләре бизи

Чарада аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, райондашлар, Югары Яркәйдәге башкорт аграр-технологик колледжы укучылары катнашты. Кичә җылы истәлекләргә, хәтирәләргә, тәбрикләүләргә бик бай булды.

Анатолий Иванович Бакалы районының Яңа Маты авылында туган. Башка авыл балалары кебек үк, хезмәткә тиз өйрәнә, йорт хуҗалыгында булыша, үсеп, буйга җиткәч, басуда эшли башлый. Гомере буе колхоз производствосына тир түккән әтисе Иван Капитонович улын агроном һөнәренә укытып, кеше итү теләге белән яна, әнисе Прасковья Александровна да бу юнәлешне хуплый. «Укысаң, агроном бул, бу - иң кирәкле һөнәр»,- ди өлкәннәр.

Армия сафларында, чик буе округы гаскәрләрендә хезмәт иткәндә чыныгу һәм батырлык мәктәбен үтеп кайткан егет Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә. 1974 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлап, агроном- агрохимик белгечлеге дипломына ия булып, туган ягына кайта. Аның алдында Бакалы районында яисә күрше Илеш районында эшләү дигән сорау туа. Ике ут арасында калган егеткә әтисенең әнисе Мәтрүнә карчык “Улым Илеш халкы хезмәт сөючән халык, безне икмәккә туендыралар, ике дә уйлап торма шунда бар”, - дип үз киңәшен бирә.

Шула итеп Анатолий Иванович илдә югары уңыш алуы белән дан алган Илешкә юллана. Районда ул чорда башкорт игенчесенең данын тудырган тәҗрибәле җир хуҗалары, чын осталар һәм энтузиастлар эшли. Илеш районы комитетының беренче секретаре Тәлгать Рахманов аны авыл хуҗалыгы идарәсенә агроном-агрохимик, колхозара агрохимлаборотория мөдире итеп билгели. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә тотына. Ул елларда ил күләмендә данлыклы район тагы бер баскычка алга үрли, һәр гектардан уртача төшем 28,5 центнердан 31гә кадәр күтәрелә, дәүләт буралары сыйфатлы иген белән тулылана.

Производство эшчәнлеген фәнни хезмәт белән бергә алып барырга да вакыт таба Анатолий Иванович. Бай тәҗрибәсе белән махсус журнал битләрендә уртаклаша, Башкорт авыл хуҗалыгы институтында аспирантурада белемен камилләштерә һәм дисертациясен уңышлы яклап, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган агрономы исеменә лаек була. 1995 елда Илеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфасын башкарганда Башкортстан Республикасының беренче чакырылыш депутаты итеп сайлана.

Сигез ел буена законнар чыгару палатасының Аграр мәсьәләләр, азык–төлек, экология, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану комитетына җитәкчелек итә, арытаба Башкортстан Республикасының табигый ресурслар министры урынбасары вазифасын башкара. Кайда гына эшләмәсен, ул үзен принципиаль, таләпчән, гадел җитәкче, оста оештыручы, кыскасы, үз эшен бар нечкәлекләренә кадәр белеп башкаручы итеп таныта.

Хезмәте белән генә түгел, гаиләсе белән дә горурланырлык аның. Тормыш иптәше Тамара Константиновна Анатолий Ивановичның таянычы да, киңәшчесе дә булды. Романовлар 50 ел тату гомеркичереп, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә оныклар сөеп, балаларының уңышларына сөенеп гомер көзенә атлыйлар.

Хаклы ялга чыккач та, Анатолий Иванович актив яшәү рәвешен дәвам итеп, сафта кала – 14 ел район ветераннар советын җитәкли. Әйтергә кирәк, өлкәннәр хакында хәстәрлек район хакимиятенең һәм советның, шул исәптән ветераннар оешмаларының игътибар үзәгенә куелган. Мәдәни чараларның активлашуы, өлкәннәрнең рухи дөньясын баету, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә алып барылган эшләр дә игътибарга лаек. Районның яңа төзелеш объектлары, истәлекле урыннары белән таныштырудан тыш, Уфа, Болгар-Казан-Алабуга шәһәрләренә Анатолий Иванович оештыруында уздырылган сәяхәтләрдә өлкәннәр актив катнаша һәм моңа бик рәхмәтле. Ветераннар тормышы хакында район “Маяк”, республика “Кызыл таң”, бөтенрусия “Ветеран” гәзитләрендә мәкаләләр дөнья күрә. Шулай ук ел саен өлкәннәр “Мин яратам, сине тормыш” республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнә. Район ветераннар советына кергән мөрәҗәгатьләрне хәл итү мәсьәләсен дә Анатолий Иванович даими игътибар үзәгендә тота. Үзәкләштерелгән район китапханәсендә, ветераннар клубында, спорт үзәкләрендә һ.б. урыннарда өлкәннәр буш вакытны файдалы итеп уздырсын өчен бар тырышлыгын сала җитәкче. Күренүенчә, өлкән буынның мәнфәгатьләрен кайгырту, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча эшләрдән тыш, йолаларны, тарихны саклауга, киләсе буынга тапшыру юнәлешендә дә зурлап сөйләр вакыйгалар, сокланырлык нәтиҗәләр бар.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының финанс һәм икътисад буенча урынбасары-финанс идарәсе начальнигы Нәфис Хәбетдинов, “Илеш районы мәдәният бүлеге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев чыгыш ясап, А.Романовның хезмәт юлының, яшәү үрнәгенең яшьләр өчен өлге булуын билгеләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук кичәдә хезмәттәшләре Илешнең Почетлы гражданины Фәһим Әюпов, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Роберт Ибраһимов, Зифкать Сәетгалиев, Ришат Гарифуллин, Әнис Гарипов, Нәгыймә Саяпова, “Маяк” гәзитенең ветеран журналисты Гөлфинә Сәлимова бергә эшләгән чорны җылы хатирәләр белән искә алды.

Әйе, кайсы гына өлкәне алсаң да, Анатолий Ивановичның данлы хезмәте хакында сөйләр сүзләр күп иде. Ә кичәдә нәкъ менә авыл хуҗалыгы кадрларын әзерли торган уку йорты талибларының чакырылуы аерым бер әһәмияткә ия дияргә мөмкин. Бирегә килгән укучылар А.Романов үрнәгендә җирне зурлауның, тырыш хезмәтнең никадәр мөһим икәнен, фидакарь хезмәт кешесенең туган җире, халкы өчен кирәкле һәм кадерле булуын ишетеп, аңлап утырганнардыр, әлбәттә. Киләчәктә алар арасыннан да шундый җитәкчеләр, үз һөнәренең осталары чыгар әле.

Кичәне үзәкләштерелгән район китапханәсе белгече, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина әзерләп алып барды. Район үзешчәннәренең чыгышы чарага тагы да ямь өстәде.

Әйе, районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә, икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертүче Илешнең Почетлы гражданины Анатолий Ивановичның гомере юкка узмаган, һәркайсыбызга үрнәк итеп куярлык – гормыш юлын якты эзләре, яхшы эшләре бизи.

Лира ГӘРӘЕВА.

Тормыш юлын - якты эзләре, яхшы эшләре бизи
Тормыш юлын - якты эзләре, яхшы эшләре бизи
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас