...Салмак гына музыка уйный. Авыл йорты, түрдә хәрби фотосы һәм гармун.
Маһира (Лилия Исламова) үз каршында сөйләнә – сөйләнә юл сумкасы җыя. Әйе, озын юлга җыена шул Хафиз (Рөстәм Резванов), озын гына түгел дулкыландыргыч очрашулар вәгъдә иткән юл. Швецияга бара йорт хуҗасы. 50 ел күрмәгән әтисе янына... Барырга теләге зур түгел, тик ни хәл итәсең, барырга кирәк... Эй,кеше язмышлары, ничек кенә борылмый да, нинди генә юллар үтми...
... Бөек Ватан сугышының ачы җилләре һәр гаиләгә кагылмый үтми. Бер-берсен яраткан Мифтахетдин (Илнур Мостафин) белән Фагыйләгә дә (Ләйсән Гыйльметдинова) сугыш авыр сынаулар алып килә.
Мифтахетдин, дусы Зиннур (Инсаф Шарипов) белән, туган авылыннан җыр белән гармун уйнап чыгып китә. Сугыш уен эш түгел,барысы да син дигәнчә генә бармый. Ике дус элек бергә булалар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Хәтта, Зиннур яралангач, Мифтахетдин кулыннан килгәнче ярдәм итеп, бер ай яраларын бәйләп, аякка бастыра. Солдатлар камауда кала, шуннан аларның юллары аерыла. Икесенең дә язмышы кеше көнләшерлек булмый. Зиннур да пленда да, төрмәдә дә була,бик озын,авыр юллар үтеп, туган авылына кайтып төпләнә. Ничә еллар үтсә дә күңел яралары сыкрап куя. Бу хәл-вакыйгаларны искә төшергәндә Инсаф Шәрипов ул вакыттагы вакыйгаларны күз алдына китерерлек итеп сөйләп, уйнап тамашачыларны еларга мәҗбүр итте. Сикәлтәле юллар үтеп Зиннур туган ягына кайта ала, тик Мифтахетдин хәбәрсез юкка чыга. Җитмәсә, «хыянәтче» исеме тагыла, хәтта гаиләсенә дә бу исемнең ачы җилләре кагылып, үз авырлыкларын өстәп тора.
50 ел бер хәбәре булмаган әти кешедән, аяз көнне яшен аткан төсле, хат килеп төшә. Әлбәттә, «сатлыкҗан баласы», дигән исем күтәреп йөргән, бер тапкыр да «әти» дип әйтә алмаган Хафиз бу хәбәрне үзенчә кабул итә. Күңелендә булган ачу, үпкә хисләре шатлык, куаныч белән көрәшә. Рөстәм Резванов бу хис-тойгыларны, күңел кичерешләрен үз йөрәге аша үткәреп тамашачыга җиткерә алды. Әтисен барып күрү теләге бөтен икеләнүләрне җиңде.
Әлбәттә, укытучы – артистлар Маһира, Фәрдия (Ләйсән Гыйльметдинова) образлары аша аларның күңел хәләтен, кыланышларын, хис-тойгыларын тамашачыга үз рольләрен югары биеклектә, профессиональ дәрәҗәдә уйнаулары белән залдагыларны ул рәхәтләндереп көлдерде, шул ук вакытта, уйланырга мәҗбүр итте, бәлки күпләр бу образларда үзләрен дә күргәндер. Ә Ләйсән Гыйльметдинованы моңлы тавыш белән җырлавына сокланмаган кеше калмагандыр. Лилия Исламованың үз роленә җаваплы каравы, зур тәҗрибәле артислар кебек уйнавы тамашачыны үзенә җәлеп итте.
Хафиз атасыннан калган ядкәр итеп саклаган гармунны, үз куллары белән эшләп бүләк ителгән беләзекне, туган як күчтәнәчләрен алып Швециягә китә. Әйе,башта мең төрле уйлар...
Әти һәм ул. Алар ярты гасыр очрашмаган, күрешмәгән, серләшеп утырмаган. Тамашачы көткәнчә бу очрашу бик җылы да булмады, ир кеше үз үпкәләрен белдерде. Хәтта, беренче сыйныфка укырга баргач, беренче партадан куып төшерүләрен, югары уку йортының ишекләре аның өчен ябык булуын, әтием кайтты, дип горурланасы килүен, кыскасы, күңелендә булган үпкә сүзләрен Хафиз атасына җиткерде. Ә Мифтахетдин улы килүенә сөенде, ул гына да түгел, аны үлемнән коткарып калган,бүгенге көндә хатыны булган Диләрә (Альмира Закирова) дә Хафиз килүенә, әти белән ул очрашуына шатланды.
Язмыш... Синең алда ике юл: я качасың, яисә үләсең. Качсаң, туган якка юл ябык, ә качмасаң - аталар. Исән калсам, бер кайтырга туры килер дип Мифтахетдин кача, үлем тырнагыннан ычкына. Әлбәттә, тормыш юлы бик җиңелдән булмый, шулай да тырыша, күп эшли, аякка баса. Әти белән ул арасында авыр, күптән көтелгән сөйләшү була. Артистларыбыз, моңсу, авыр хисләр уяткан күренешләрне тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп ачып бирде.
50 ел гомер үткән, туган якка юллар ачык. Мифтахетдин беренче аваз салган җиренә, кендек каны тамган туган туфрагына әйләнеп кайта. Туган нигез, сөйгәне белән утырткан куш каеннар... Тик ул кайтуын көтеп ала алмаган, яратканы турында тик якты язу генә саклаган, хәтта 1939 елда алынган гармунны да, ватык беләзекне дә ташламый күз карасы кебек саклаган Фагыйлә генә якты дөнья белән хушлашкан шул. Мифтахетдин яшьлек елларына күңеле белән мең тапкырлар әйләнеп кайтса да, яшьлек мәхәббәтен генә кайтарып ала алмаячагын аңлый иде.
...Яшьлектәге бәхетле төннәр. Яшь Мифтахетдин ролендәге Илһам Мәгьдәнов, яшь Фагыйлә – Милена Гафарова тамашачы сөюен яулады. Илһамның гармунда уйнавы, күпләрне яшьлеккә алып кайткандыр.
Мифтахетдин белән Зиннурның очрашуы - үзе бер тамаша. Ике хәрби, ике дус, сөйләшер сүз дә, хатирәләре дә уртак шул.
Мифтахетдинның туган нигезендә калуы да, шулай көтмәгәндә якты дөньядан китүе күпләр өчен көтелмәгән хәл булды.
Карабаш урта мәктәбе һәм Иштирәк төп мәктәп филиалы укытучылары сәхнә әсәренең бер өлешендә рәхәтләндереп көлдерде, моңсу мизгелендә елатты, хисле урынында йөрәкләрне еш тибәргә, артистлар белән бергәләп вакыйгалар уртасында кайнарга мәҗбүр итте. Педагогларның һәр эпизодны тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп уйный алуында, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куючы укытучы-режиссер Айгөл Мөсәлләмованың роле, хезмәте бик зур. Тирән мәгънә яткан әсәрне сәхнәгә чыгаруга күп көч салынган. Аның уңышлы чыгуына үз өлешен керткән һәр кешегә әфарин дип әйтәсе генә кала.
Әйе, тормышта төрле хәлләр була, авырлыкларны кешелек сыйфатларын югалтмый, намус белән үтә алу - зур батырлык.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.