Маяк
+10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 ноябрь 2024, 10:00

Тәртип һәм иминлек сагында

Ел саен Русиядә 10 ноябрьдә иң авыр һәм хәвефле һөнәр ияләре – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Тәртип һәм иминлек сагында
Тәртип һәм иминлек сагында

Җәмгыять тәртибен саклау хезмәтенең тарихы 1715 елдан башлана. Нәкъ шушы вакытта Петр I әлеге хезмәтне булдыра һәм «полиция» дип атый. 1917 елның 10 ноябрендә эшче милиция турында декрет кабул ителә һәм 1962 елдан башлап, бу көн рәсми рәвештә, Русия Милициясе көне буларак, билгеләнә. 2011 елның 1 мартыннан РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне дип игълан ителеп, яңа реформаларга нигез салына.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге коллективы да һөнәри бәйрәмне район гражданнарының намуслы хезмәтен һәм тыныч тормышын ышанычлы саклау өчен постта - тынгысыз, кайвакытта үз гомерләре белән исәпләшмичә башкарган хезмәттә каршылый.

Полициянең һәр бүлеге дежур частьтән башлана. Еш кына җинаятьләрне оператив ачу, һәм күпмедер дәрәҗәдә кешенең сәламәтлеге, ә кайчак хәтта тормышы да дежур часте хезмәткәрләренең компетентлыгына һәм тиз җавап бирүенә бәйле. Шуңа күрә биредә эш бик җаваплы һәм аерым игътибар таләп итә. Аерым очракта дежур торучыларга психолог та, шулай ук коммуникатив сыйфатларга ия булырга кирәк. Аларга мөрәҗәгать иткән кешедән ниндидер беренче мәгълүмат алырга гына түгел, ә алдагы гамәлләр турында карар кабул итеп, кылынган җинаятьнең мөһим фактларын һәм детальләрен сайлап алырга тиеш. Җаваплы хезмәткәрләр оператив дежурлар – полиция капитаны Айрат Мортазин, дежур ярдәмчесе – полиция старшиналары Гөлшат Кәбирова, Альберт Сәлимгәрәев куелган бурычларны лаеклы үти.

Участок уполномоченные халык өчен иң якын хокук тәртибе һәм власть органнары вәкиле булып торды. Алар һәрвакыт изгелекне якларга һәм явызлыкка җәза бирергә омтыла, ярдәмгә килергә әзер. Һәр дәвердә бу хезмәт - авыр һәм мәшакәтьле. Участок уполномоченныйлары вакыйгаларның үзәгендә кайный, халык белән ешрак аралаша. Әлеге бүлек хезмәткәрләренең эше бик җаваплы һәм катлаулы - халыкка юридик ярдәм күрсәтү, административ хокук бозуларга һәм җинаятьләргә юл куймау, балигъ булмаганнар белән эшләү һ.б. Төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә тәртип булдыру да алар иңендә. Аларның хезмәте һәрвакыт хәвефле, даими рәвештә игътибар таләп итә. Участок уполномоченныйлары вакыт белән исәпләшми, бәйрәм һәм ял көннәрендә үзләренең бурычларын намус белән үти.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегендә участок уполномоченныйларының бердәм коллективы тупланган, тәҗрибәле өлкән хезмәткәрләр һәрвакыт яшьләргә төпле киңәшләрен бирә. Бу җәһәттән поилиция капитаны Ришат Шәгалиев белән хаклы горурлана алабыз.

Җинаятьчелеккә каршы көрәшнең беренче планында һәвакыт җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тора. Аларның төп бурычы – җинаятьләрне ачу. Алар гомерләренә куркыныч янаган иң катлаулы хәлләрдә дә югалып калмый, бурычларын намус белән үти. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә начальник, полиция майоры Азамат Зариповның сизгер җитәкчелеге астында үз һөнәренә һәм принципларына тугры булган хезмәткәрләр хезмәт итә. Полиция майоры Рөстәм Әхмәтовның эшчәнлеге аеруча мактауга лаек.

Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору подразделениеләре - җитештерүчеләр һәм милекчеләр криминалитетыннан ышанычлы яклауны тәэмин итү, бюджет акчаларын урлауга юл куймау, финанс-хуҗалык һәм икътисади юнәлештәге вазыйфалы җинаятьләр белән көрәш төп бурычы.

Икътисадта җинаять кылу факты анык түгел. Һәр ачыш артында җитди икътисади анализ һәм тикшерелгән исәп-хисап тора. Бу хезмәт зур профессиональлек һәм сабырлык таләп итә. Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендәге бүлек хезмәткәрләре, полиция майоры Алмаз Асылгәрәев һәм полиция капитаны Рифат Мортазин икътисади җинаятьләргә каршы көрәштә үз өлешен лаеклы кертә.

Гаделлек, принципиальлек, объективлык, законны катгый үтәү һәрвакыт тикшерүчеләрнең һәм сорау алучы дознавательләрнең һөнәри әхлак нигезе булып тора. Алар конкрет эшнең бар нечкәлекләрен тикшереп кенә калмыйча, дөреслекне яклый, гаеплеләргә җәза бирүне таләп итә, җинаять нәтиҗәсендә зыян күргәннәрне яклаша. Җинаятьләрне тикшерү - ул тырыш һәм акыл ягыннан авыр хезмәт. Бу эшне тикшерү төркеме һәм бүлеге хезмәткәрләре лаеклы һәм намуслы башкара. Полиция капитаны Эльнара Саттарова адресына тик мактау сүзләре җиткерәсе килә. Ул үзенең бурычларына җаваплы карый.

Конвой хезмәтендә иң көчле һәм психологик яктан чыдам белгечләр эшли. Аларның төп бурычы – шик астындагы һәм җинаять кылуда гаепләнүчеләрне ышанычлы саклауны тәэмин итү. Үзләренең хезмәт бурычларын уңышлы башкару өчен саклау-конвой подразделениесе хезмәткәрләренә катлаулы хәлләрдә дөрес карар кабул итәргә, шул ук вакытта закон таләпләрен төгәл үтәп, кыюлык, тапкырлык һәм тәвәкәллек күрсәтергә кирәк. Полициянең өлкән сержанты Айдар Тимершәехов нәкъ шундый хезмәткәрдән санала.

ЮХХДИ инспекторларының хезмәтен бәяләп бетергесез, чөнки алар водительләрнең һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен күзәтчелек итә, җинаятьчеләрне һәм башка хокук бозучыларны ачыклый. Оператив хезмәт эшчәнлегендә их яхшы нәтиҗәләргә ирешкән юл-патруль хезмәте инспекторлары, полиция лейтенантлары Азамат Бәдретдиновны, Роберт Закировны аерым билгеләп үтәсем килә.

Полиция бүлеге төрле подразделениеләрне берләштерә, әмма иң яше – миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә, яки халык аны паспорт өстәле дип атарга гадәтләнгән. РФ һәм чит ил паспортларын рәсмиләштерү һәм бирү, РФ гражданнарын һәм чит ил кешеләрен исәпкә кую, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, миграция законнары үтәлешен контрольдә тоту аерым урын алып тора, алар барысын уңышлы башкара. Миграция хезмәте хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә хәл итә. Бу җәһәттән үз эшенең профессионалларын - федераль дәүләт гражданлык хезмәте 3 класслы граждан хезмәте белгече эксперты референты Дания Шәгалиева адресына тик мактау сүзләре юллыйм.

Хуҗалык, социаль-көнкүреш, матди-техник тәэмин итүне, кандидатларны сайлау һәм әзерләүне гамәлгә ашыручы эчке хезмәт – штабның, кадрлар һәм тыл подразделениесенең хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Шәхси состав белән эшләү төркеме белгече, полициянең өлкән лейтенанты Ирина Госманова, ирекле хезмәткәрләребез Юлия Ризванова, Лениза Ханова һәм Ризалия Вильданова һөнәри эшчәнлеге эчке эшләр органнарының хәрби һәм оператив әзерле генә, куелган бурычларны үтәүгә зур йогынты ясый.

Бүлекнең матди-техник базасын ныгытуда тыл начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Ленар Сәетгәрәев бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

Шулай ук бу көнне ветераннарыбызга ихлас һәм тирән хөрмәтемне белдерәсем килә. Безнең ветераннар – Эчке эшләр органнарының алтын фонды. Алар җитди тормыш мәктәбен үтеп, зур тәҗрибәгә, югары һөнәри осталыкка ия булды. Бүген алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертә, җәмәгать тормышында һәм бүлекнең эшчәнлегендә актив катнаша. Хөрмәтле ветераннар, сезнең тәҗрибәгез, бурычыгызга тугрылыгыгыз һәм традицияләргә сакчыл карашыгыз безнең өчен бәяләп бетергесез. Бигрәк тә бүлекнең көндәлек тормышында актив катнашкан ветераннарыбыз районыбызның Почетлы гражданины, отставкадагы милиция полковнигы Гамил Шәйхезаман улын, отставкадагы милиция майорлары Рәлиф Габдрахман улы һәм Рәфгат Рәмзин улын Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан, бүгенге көндә Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкаручы Камил Мостафин - шундыйлардан.

Бүгенге катлаулы тормыш шартларында зур җаваплылык белән үз эшен башкаручы хезмәткәрләр адресына котлау сүзләре җиткерәсем килә. Киләчәккә өмет һәм оптимизм белән яшик, безгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтик, эчке эшләр органнары хезмәткәре намусын тапламыйк, чөнки җәмгыятебезнең иминлеге – безнең кулда. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим.

Айдар ЙОСЫПОВ, РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы.

 

Тәртип һәм иминлек сагында
Тәртип һәм иминлек сагында
Тәртип һәм иминлек сагында
Тәртип һәм иминлек сагында
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас