Иппотерапия - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлык булган шәхесләр белән социаль эшләүнең инновацион технологиясе. Ул реабилитацияләүнең комплекслы күп функцияле методын тәкъдим итә. Атны арадашчы сыйфатында кулланып дәвалау невроз, хәвефле халәт симптомнарын, өлкәннәрдә вакыт һәм пространствода чынбарлыкка керүне җиңеләйтә.
Проектны гамәлгә ашыру буенча чаралар һәм иппотерапия буенча дәресләр «Кара Юрга» ат-спорт комплексында уздырылачак. Бу Илеш районында дәвалау өчен атта йөрүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне гамәлгә ашыра алган бердәнбер үзәк. Дәресләр алу нәтиҗәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешеләчәк.
Атап әйткәндә, кәефне, активлыкны; коммуникатив мөмкинлекләрне яхшырту; социаль активлыкны арттыру; гамәли хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру. Барлык теләүчеләрне «Кара юрга» ат-спорт ком-плексына иппотерапия дәресләренә чакырабыз.
Фатыйма СӘЛАХОВА, Югары Яркәйдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен коррекцион мәктәп интернаты директоры.