Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Салават Юлаев ордены иясе, кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендәге хуҗалык соңгы елларда төптән үзгәреш кичерде. Кооператив районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Биредә терлекчелек, басучылык тармаклары үз югарылыгында бара.
Чарада кооператив җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин чыгыш ясап, ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде, алдынгы хезмәткәрләргә Почет грамоталары, акчалата премия тапшырды.
Бәйрәм алдыннан Уфада үткән авыл хужалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чарада кооператив бригадиры Данил Тимерханов күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган. Данил Фазылҗан улына зур бүләкне Республика башлыгы Радий Хабиров тапшырган. Әйтергә кирәк, кооператив җитәкчелеге, хезмәттәшләре аның белән чиксез горурлана.
Тантаналы өлештән соң матур теләкләргә билгеле автор-башкаручы һәм композитор Ризван Хәкимов һәм аның ижади төркеменең бәйрәм концерты кушылды, иң матур жырлар, гармун моңнары тик авыл уңганнары өчен яңгырады. Бәйрәмнән соң бар хезмәткәрләргә күчтәнәчләр тулы пакетлар өләшенде.