Анда районнан алдынгы хуҗалыклар, предприятиеләр, КФХ җитәкчеләре, басучылык, терлекчелек тармаклары уңганнары кертелгән делегация катнашып, зур җиңү белән кайтты. Авыл эшчәннәре хезмәтенә зур бәһа бирелде. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин БР Башлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рамазановка, “РТП” җәмгыяте директоры Наил Кашаповка Салават Юлаев ордены бирелде. Куйбышев ис. кооператив водителе Рәсим Мөхияровка - БРның Почет грамотасы тапшырылды. Куйбышев ис. кооператив бригадиры Азат Мөхәммәтов, М.Гәрәев ис. кооператив бригадиры Данил Тимерханов Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Үз һөнәренең остасы “Мир” җәмгыятенең баш зоотехнигы Илдар Нургалиев БРның Дипломы белән бүләкләнде.