Бүген катлаулы чорда яшибез. Матди яктан түгел, тынычлык күзлегеннән хәвефле заманыбыз. Чөнки, никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, “террорчылык”, “экстремизм” төшенчәләре тормышка үтеп керде. Һәм, ни кызганыч, бу күренешләрнең географиясе киңәя бара. Ә иң аянычы – аларга яшьләрне, үсмерләрне җәлеп итү күренешләре арта.
Экстремизм һәм терроризм пропагандасы “кармагына” ничек эләкмәскә, дөрес мәгълүматны ялганыннан ничек аерырга, ничек алданмаска? Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең 1нче һәм 2нче курс студентлары Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы тору үзәге җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Эдгар Левон улы Погосян белән очрашуда шушы сорауларга җавап алды. Очрашу “Дошманлык һәм нәфрәткә – юк” федераль акция кысаларында оештырылган иде.
– Русиядә һәм башка илләрдә экстремистик хәбәрләр таратуны, дошманлык һәм нәфрәт уятуны, дин тотучыларның хисләрен рәнҗетүне тыя торган законнар бар. Бу кануннарның бурычы – төрле дин, милләт яки социаль төркем кешеләренең дошманлашуына, бер социаль төркемнең үзен икенчесеннән югарырак дип исәпләвенә юл куймау, – дип сүз башлады эксперт.
Аның сүзләренчә, террорчылык һәм экстремистик оешмаларга эләгү – ул инде тормышыңны чәлпәрә китерү дигән сүз. Чөнки мондый җинаятьләр өчен каты җәза карала. Эдгар Левон улы РФ Җинаять кодексының безнең ил территориясендә мондый оешмаларны булдыру, алар эшчәнлегендә катнашу, җинаятьләр кылуга кагылышлы законнарын телгә алды һәм һәрбесен үз тәҗрибәсендә булган, безнең республикада кылынган җинаятьләр белән аңлата барды.
– Шунысын алдан ук әйтәм: законны, терминнарны һәм чикләүләрне белмәү, хәтта хокук бозучыга нибары 16 яшь булса да, җаваплылыктан качарга ярдәм итмәячәк. Экстремистик юнәлештәге авыр җинаятьләр кылган хокук бозучыга 14 яшь кенә булса да, ул җаваплылыктан качып кала аламаячак, – дип аңлатты хокук булгече.
Ул дини экстремизм мәсьәләсенә дә тукталды.
– Исламның террорчылыкка бер кысылышы да юк. Зинһар, шуны бутамагыз, – дип искәртте яшьләрне полиция полковнигы.
Шуны әйтергә кирәк, экстремистик һәм террористик җинаятьләр даирәсе шактый киң. Экстремистик юнәлештәге җинаятьләргә сәяси, идеологик, милли, дини нәфрәт яки дошманлык мотивлары, яисә нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча кылынган җинаятьләр керә. Халык алдында экстремистик төсмере булган чыгышлар ясау, өндәү яки хәбәр тарату да экстремизм булып санала. Әгәр рәсемдә, хәбәрдә, видеода яки хәтта бер фразада башка кешеләр хәбәрдар була алган экстремистик өндәмә булса, бу җинаять маддәсе буенча гаепләүгә нигез булырга мөмкин. Социаль челтәрләрдә экстремистик материалны үз диварыңа күчереп кую да, закон күзлегеннән караганда, хәбәр тарату дип санала. Шуңа теге яки бу хәлгә карата “кайнар баш” белән җавап бирергә, уйланмаган гамәлләр кылырга ашыгырга ярамый дип кисәтте яшьләрне Эдгар Левон улы.
Ул студентларга ничек экстремистик хәрәкәтләр корбаны булмаска икәнлеген аңлатты. Социаль челтәрләрдә һәм телефон аша таныш булмаган кешеләр белән аралашуның хәвефле була алуын кисәтте. Интернет челтәрендә экстремистик материаллар тарату өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләде, дошманлыкка чакырулар өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү янавын кисәтте.
Формаль яктан экстремизм өчен өч төрле җаваплылык бар. Административ җаваплылык булганда штраф яки кулга алу карала. Җинаять җаваплылыгы өчен штрафтан алып иректән мәхрүм ителү яный. Гражданлык-хокукый җаваплылыкка тарттырылганнарның эш белән проблемалары барлыкка киләчәк. Экстремизм өчен җәза алган кешеләргә дәүләт вазифаларын биләргә ярамый, аларга контракт буенча, хокук саклау органнарында, сак һәм мәгариф эшчәнлегендә эшләү тыяла. Әгәр кеше экстремизм өчен яшь вакытта хөкем ителгән булса, киләчәктә ул үз карашын үзгәртсә дә, кайсыбер эшләрдә эшли алмаячак. Шулай ук аларның исәпләре ябыла. Хокук бозучыны экстремистик эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашы булган затлар исемлегенә кертергә мөмкиннәр. Ул чакта банкта исәп ачарга, акчаны алырга ярамый, ә яшәү өчен счеттан яки вкладтан бер айга җитәрлек кенә акча бирәчәкләр.
– Без, хокук саклаучылар буларак, экстремизмның чагылышларын күзәтеп торабыз һәм яшьләребезнең дөрес, гадел юлдан баруын һәм үз потенциалын безнең белән бергә экстремизмга каршы торуда куллануын телибез, – диде Эдгар Погосян.
Ул полицейскийларга көн саен нәрсә белән шөгыльләнергә туры килүе турында да бәян итте. 2010 елдан башлап Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең бергәләп җинаятьчел төркемнәрне ача алуларына һәм, шул рәвешле, республика территориясендә шартлаулар булдыруга юл куймавына мисаллар китерде.
Мәгълүм булуынча, махсус хәрби операция башлану белән төрле интернет-мәйданчыкларда, социаль челтәрләрдә “тиз акча эшләү” турында белдерүләр саны кискен артты. Бигрәк тә өлкәннәр һәм яшьләрне диверсант ясарга тырышалар, ди Эдгар Левон улы. Шулай ук мессенджерлар ярдәмендә банк, Тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре исеменнән ил халкына шалтыраталар һәм, психологик йогынты технологияләрен кулланып, “мошенниклардан саклану” өчен “хәвефсез исәпкә” шактый күләмдә акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Соңыннан, җинаять эзәрлекләве турында сөйләп, башларын томалап, административ биналарга ут төртүгә этәрәләр. Янәсе, дә “мошенникларны” тоткарлауда хокук сакчыларына ярдәм итәчәксез дип ышандыралар. Вербовкалаучылар әлеге гамәлләр өчен корбаннарына гонорар вәгъдә итә. Өстәвенә, телефон мошенниклары урлаган акчаларны кайтарачакбыз, диләр. Әмма “бирем” үтәлгәннән соң шунда ук “югалалар”...
Федераль иминлек хезмәте мәгълүматы буенча, ут төртүчеләрнең барысы да ачыкланган һәм күпчелек очракта аларның гамәлләре теракт, диверсия һәм хокук саклаучыларның тормышына кул сузу буларак квалификацияләнгән. Җинаять кылучылар үз җазасын алган.
Полковник студентларны аферистларның кармагына эләкмәскә һәм үз якыннарына мошенникларның барлык хәйләләрен һәм эш итү механизмнарын аңлатырга чакырды. Ул Эчке эшләр органнарының гражданнар белән әңгәмә өчен һәрвакыт ачык булуын әйтте һәм яшьләрне уяу булырга, аларга билгеле булган хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакырды. Аноноим хәбәрләр дә зур җинаятьләргә юл куймауга ярдәм булырга мөмкин, диде ул.
Студентлар белән әңгәмә бай һәм җанлы килеп чыкты. Бу көнне алар террорчылык оешмалары, “кырын эшләргә” җәлеп ителгән яшьләр турында фильм һәм роликлар да карады. Уйланырлык, уйландырырлык иде алар.
Автор:Язгөл Сафина