Маяк
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 ноябрь , 12:20

Ел финишына – уңышлар белән

Басуларда, фермаларда, предприятиеләрдә еллык башкарган эшләренә йомгак ясап, аның сөенечле нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеген биргән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре көне җир кешеләре өчен иң кадерле бәйрәм булып тора. Елдагыча, быелгысын да яхшы күрсәткечләр белән, барыннан элек, Илеш дигән горур исемгә тап төшермичә каршылап, район мәдәният сараенда тантаналы шартларда билгеләде уңганнар. Вәгъдәләренә тугрылыклары, тырыш хезмәт җимешләре фойедагы муллыктан, бай ризыклардан сыгылып торган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты.

Ел финишына – уңышлар белән
Ел финишына – уңышлар белән

Тантанада иң беренче сүз муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафинга бирелеп, аның чыгышы Илеш уңганнарының алтын куллары белән ирешелгән уңышларны барлауга багышланды.

- Хуҗалыклар үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алды. Ашлыкның тулай җыемы һәм бөртеклеләрнең гектар куәте буенча район республикада – алдынгылар рәтендә. Без сыйфатлы орлык хәзерләдек, халыкны ашлык белән тәэмин иттек, фураж запасы тупладык. Көзге басу эшләре дә уңышлы төгәлләнде. Терлекчеләр дә, башка елларга караганда, алда торган кышлату чорына яхшырак әзерләнде. Безнең күрсәткечләр республика дәрәҗәсендә лаеклы бәяләнде һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән билгеләнде. Район халкына, аеруча авыл хуҗалыгына зур ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә, министрлыкларына, ведомстволарга рәхмәтемне белдерәм, - диде Илдар Иршат улы һәм бәйрәм кунакларын ихлас тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Илешлеләрнең киләчәктә дә республика алдында торган бурычларны үтәү, авыл кешеләренең яхшы яшәешен тәэмин итү өчен бар көчләрен салып эшләячәкләренә ышанычын белдерде.

Хәер, райондашлар нәкъ шундый позициядә эшли һәм яши дә. 

Бәйрәм кунаклары, якташыбыз Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы Корылтай депутаты Ф.Р.Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасы «Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры И.З.Сакаев, «Уралплемцентр» җәмгыятенең генеральный директоры С.В.Мымрин тәбрикләүләрен җиткерде һәм республика уңышларында илешлеләрнең дә өлеше барлыгын ассызыклап, алдагы вакытта да “Икмәкле Илеш” исемен кыю йөртергә чакырды.

Арытаба сүз район авылхуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиевка бирелеп, ул 2024 ел нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм хезмәт уңышларына тукталды.

- Районда игенчелектә бөртекле һәм техник культураларның яңа сортларын, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең яңа технологияләрен гамәлгә кертү буенча зур эш башкарылды. Районның алдынгы хуҗалыклары үсемлекләрне саклау чараларының, минераль ашламаларның һәм биостимуляторларның зур номенклатурасын кулланып эшли. Районда төп авыл хуҗалыгы культураларының егерме ике сорты буенча орлыкчылык эше уңышлы алып барыла. Болар барысы да - Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе төбәкләренә реализацияләнүче яңа һәм перспективалы сортлар орлыклары. И.Ялалов, Г.Гайнетдинов КФХларында, “Урожай” токымчылык заводы, “Агыйдел”, “Мир”,җәмгыятьләрендә, Куйбышев ис. кооперативта елсаен демонстрацияле чәчүлекләргә нигез салына.

Агымдагы ел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен җиңел булмады, һава торышы кабат сюрпризлар китерде. Быел да районда гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Сәбәбе - июль һәм август айларында яуган аномаль күләмдә явым-төшемнәр аркасында туфракның нык дымлануы. Нәтиҗәдә, чәчүлекләр зыян күрде, бигрәк тә көзге арыш, бодай һәм борчак.

Катлаулы һава шартларына карамастан, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре югары нәтиҗәләргә ирешә алды. Алар 134 мең тоннадан артык ашлык һәм 8 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырып алды.

Районда иген культураларының гектарыннан уртача уңышы 24,6 центнер тәшкил итте. Әмма «Урожай» токымчылык заводы, «Мир» җәмгыятьләре кебек хуҗалыклар һәр гектардан 36,6 центнердан артык уңыш җыеп алуга иреште.

Безнең районда соңгы вакытта икътисади яктан файдалы һәм кирәкле культуралар үстерү тенденциясе күзәтелә, алар урындагы шартларга бик яхшы яраклаша. Фермерлар үзләренең техник потенциалын үстерү, заманча технологияләр кертү һәм кертелгән инвестицияләрне максималь гамәлгә ашыру өстендә актив эшли.

Быел безнең район хуҗалыклары 9 мең тоннадан артык көнбагыш җыеп алды. Бу мөһим майлы культураның уртача уңышы гектардан 21 центнер тәшкил итте. “Үзәк” МТС (3200 т), “Мир” (1340т) җәмгыятьләре, И.Ихсанов КФХсы (980 т) көнбагыш культурасы орлыкларын тулаем җыю буенча лидерлар булды.

Моннан тыш, быел районның алты хуҗалыгы сояны чәчү әйләнешенә кертте. Бу техник культура кырларда 1000 гектар мәйданны биләде һәм һәр гектардан уртача 27шәр центнер суктырылып, 2754 тонна тәшкил итте. И.Ялалов, Г.Гайнетдинов КФХлары (гектар куәте -35ц), Куйбышев ис., М.Гәрәев ис. кооперативларны (24 ц) аерым билгеләп үтәргә кирәк.

«Илеш» МТС җәмгыяте һәм шәхси эшкуар Ф.Миңнебаев шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнә. Уңдырышлылык гектардан 450-500 центнер тәшкил итте.

Орлык салу - үсемлекче-лек өлкәсендәге эшнең төп аспекты. Киләсе ел уңышы өчен 12 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы әзерләнгән.

Орлык әзерләүдән тыш, киләчәк уңышның нигезе булып, шулай ук көзге культуралар чәчү һәм туфракны эшкәртү тора. Бүгенге көндә сабан эшкәртү 63 мең гектар тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгында күп нәрсә кешеләргә, аларның тәҗрибәсенә һәм эшкә мөнәсәбәтенә бәйле.Барлык механизаторларга, комбайнчыларга, шоферларга, ашлык киптерү, ашлык чистарту комплекслары операторларына фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт.

Агымдагы елда район буенча 47,6 мең тонна сөт җитештерелеп, бер сыердан уртача савым якынча 7 мең килограммга җитә. Шул рәвешле, район республикада сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора.

Көтүне яңарту максатыннан 471 баш токымлы тана сатып алынды, шулай ук 2600 баштан артыгы үз хуҗалыкларында әзерләнде.

Бу өлкәдә уңышларга «Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә сөт комплексы төзү кебек инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелде. Бу проект Башкортстанның өстен-лекле инвестицион проектлары исемлегенә кертелде. Моннан тыш, районда М.Гәрәев ис. кооперативта һәм «Мир» җәмгыятендә сыер һәм бозау торагы төзелде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә малларны ясалма орлыкландыруга ныклы игътибар бирелә. Аларда 18 техник-осеме-натор уңышлы эшли. Моннан тыш, 6 КФХда малларны ясалма орлыкландыру кертелгән, аларда алты хезмәткәр эшли, ә калган КФХларда районның «Партнер» мәгълүмати - консультация үзәге каршындагы кооператив хезмәт күрсәтә.

Алда җаваплы чор - малларны кышлату. Билгеле булуынча, ул азык базасына бәйле. Терлекчеләрнең, хуҗалык белгечләренең уртак тырышлыгы белән малларны кышлату уңышлы узар, дип ышанасы килә.

Районның аграр секторы дәүләт ярдәменнән файдалана. Ел саен республика бюджетыннан максатчан программалар кысаларында һәм федераль бюджеттан финанс ярдәм күрсәтелә. Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтләренә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Ел дәвамында район АПКсын техник һәм тех-нологик модернизацияләү чараларын тормышка ашыруга 336 млн. сумнан артык акча тотынылды. Югары җитештерүчәнле 9 трактор, 6 ашлык җыю комбайны, 2 мал азыгы җыю комбайны, ике үзйөрешле чапкыч, культиватор, киң колачлы тырмалар, тирән сөрә торган сабаннар, Росагролизинг буенча 65 млн.сумлык техника алынды.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, районда төрле проектлар һәм программалар актив гамәлгә ашырыла, анда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы финанс ярдәм ала.

Безнең район «Башкортстан Республикасында Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында иң актив катнашучыларның берсе булып тора. Әлеге программа чикләрендә йортлар төзелде. Аларны төзүгә ак-чалар федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан бүлеп бирелә, шулай ук «Урожай» токымчылык заводы, “Мир”,“Агыйдел”, “Илеш элеваторы” җәмгыятьләре, Г.Гайнетдинов КФХсы бюджеттан тыш акчалар кертте.

2022 елның сентябрьаенда Русия Федерациясенең барлык субъектларында өлешчә мобилизация оештырылды. Безнең район егетләре дә үз бурычларын үтәүдә катнашырга чакырылды. Бүгенге көндә алар үзләренә йөкләнгән бурычларны лаеклы үти. Бу вакыт эчендә авыл предприятиеләре тарафыннан автомобильләр, төзелеш материаллары, кораллар, азык-төлек һәм башкалар рәвешендә 3 млн сумга якын акча җыелган.

Хөрмәтле авыл уңганнары, тагын бер авыл хуҗалыгы елын уздырдык, һәм безне һава торышы ничек кенә сынамасын, сез җирдә эшләргә теләгегезне югалт-мадыгыз һәм элеккечә үзегез сайлаган һөнәргә тугры калдыгыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт һәм хөрмәт, - диде ул чыгышын тәмамлап.

Тантана барышында алдынгылар сәхнәгә чакырылып, төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Әйе, бу көнне һәркем адресына бик күп теләкләр әйтелде, рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләк пакетлары таратылды, дөньядагы иң изге һөнәр ияләренә “Илеш телерадиокомпаниясе” МАУ әзерләгән видеофильм аша үзләренең һәм коллегаларының хезмәте белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелде. Ә Башкорт дәүләт аграр университеты үзешчәннәренең чыгышы, бай эчтәлекле концерт программасы, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды. Шуңа да аграрийлар муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге һәм коллективлары оештырган чарадан күтәренке кәеф белән таралышты.

Лира ГӘРӘЕВА.

Ел финишына – уңышлар белән
Ел финишына – уңышлар белән
Ел финишына – уңышлар белән
Ел финишына – уңышлар белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: