Сезнең гамәлләрегез һәм балаларны тәрбияләвегез аның ни өчен наркоман булуына сәбәп түгел. Шуны истә тотыгыз: сез үзегездән торганның барысын да эшлисез һәм сезнең бу карарыгыз дөрес. Үз энергиягезне, үз көчегезне үткәннәрне даими искә төшерүгә сарыф итмәгез. Сез балагызның бәйлелеген төзәтә алмыйсыз. Бары тик ул гына аек тормыш алып бару өчен җавап таба алачак. Аны әдәбият белән тәэмин итәргә яки аның реабилитациясе өчен түләргә мөмкин. Әмма ул үзе терелергә теләмәсә, боларның барысы да файдасыз. Тернәкләндерү үзәгендә дәвалануга мотивация булуы яхшы, бу хәлне күпкә гадиләштерә.
Төпкелгә төшүне сез дә һәм бала да төрлечә аңлыйсыз. Әгәр дә ул мәктәптә яки институтта укуын ташлаган икән – бу фаҗига булып тоелырга мөмкин. Артык доза аркасында дәваханәгә эләгү - сезнең өчен коточкыч булып тоелачак, бу хәлне яңадан кичерергә теләмәячәксез. Ә бала өчен чираттагы «кызык» кына булырга мөмкин һәм аңа наркотиклар яки алкоголь куллануда «төпкелгә» җиткәнен аңласын өчен тагын күп нәрсә аша үтәргә туры киләчәк.
Балага, «Әгәр мине яратсаң, беркайчан да наркотиклар һәм алкоголь кулланмас идең», дип әйтмәгез. Эш яратуда яки яратмауда түгел, эш шунда ки, ул - наркоман һәм бәйлелектә. Сезнең яраткан балагыз сезгә алдаша алмый, бәйлелек хакимлегендә булганда сездән яки урамда урлый алмый дигән иллюзияләр төземәгез. Үз балагызны бәйлелек тудырган күңелсезлекләрдән коткарып, аларны яклап калмагыз. Бу аларга куллануны нәтиҗәсез дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кулланудан нәтиҗәләргә килгәндә, мәсәлән, эш югалту, кредитлар, куылу, - бу проблемалары булуын аңлау өчен яхшы сабак булырга мөмкин. Әйе, ахыр чиктә аларга үзләренә проблемаларны чишәргә туры киләчәк һәм моны алар аңласыннар иде.
Мисалга, әнисе улын полициядән 7 тапкыр килеп алган очраклар булды. Ләкин ахыр чиктә ул моның файдасыз икәнен аңлады. Улы тагын җинаятькә бара, әти-әнисе улының янә кредитларын түли, ә ул яңаларын алуын дәвам итә. Ахыр чиктә алар аны йортларыннан чыгарып җибәрә. Ярты елдан соң ул ярдәм сорап килә. Наркотикларга бәйлеләрне тернәкләндерү курсын уза һәм дүртенче ел аек тормыш алып бара. Эшкә урнаша, яраткан кызы белән мөнәсәбәтләр булдыра. Бөтен кре-дитларын түләп бетерә.
Үз баласын төрмәдән коткарган ата-ананың бу гамәле һәрвакытта да дөрес булмаска мөмкин. Хәер, бу хакта фикерләр бернинди дә уңай нәтиҗә алып килми. Сез ришвәтләргә, кыйммәтле адвокатларга акча түләүне дәвам итәсез, үз нервларыгызны сарыф итәсез һәм нәтиҗәдә нәрсә? Бүлектән чираттагы шалтырату: улыгыз бездә, килегез.
Балагызга аның үз-үзен тотышы белән килешмәячә-гегезне һәм аның бәйлелегендә ярдәм итмәячәгегезне әйтегез. Наркоманнар үз-үзләрен тотышында хәйләкәр һәм манипулятив булырга мөмкин. Үз балагызга ул сезнең автомобилегезне куллана, акчагызны ала алмый, йортыгызны, сәламәтлегегезне һәм иминлегегезне куркыныч астына куя алмый дип әйтү нормаль һәм урынлы. Бәлки, ул сезнең йорттан чыгып китеп, үз-үзен якласын дип тә әйтергә туры килер. Ләкин кайчак шундый каты мәхәббәт кенә яхшы нәтиҗәләргә китерә һәм кеше тернәкләндерү үзәгендә дәваланырга ризалаша.
Балаңны ярату һәрвакытта җитәрлек булмый. Алар гаиләгезнең башка әгъзалары, сезнең белән дуслыкны һәм мөнәсәбәтләрне югалтырга һәм барысын да үз-үзләрен нәфрәт итәргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Алар үзләрендә булган бөтен нәрсәне югалтырга, наркотиклар кулланудан төзәтеп булмаслык зыян китерергә мөмкин. Сез аларны һаман да, хәтта алар иң төпкелдә булганда да яратасыз. Алар сезне үз гаебегездә гаепләргә мөм-кин. Сез ярдәм итә алган бердәнбер әйбер - ул аның счетларын түләүдә яки наркотикларга акча бирүдә түгел, ә тернәкләндерүдә, дәвалануда.
Өмет һәрвакыт бар. Алар үзләренә кирәкле һәм терелергә ярдәм итәрлек нәрсәне таба алалар. Беркайчан да үз балагыздан баш тартмагыз.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, Илеш районындагы «Гаилә» хезмәтенең социаль психологы.