Үзләренең сәяхәтләрен Югары Яркәйдәге ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев музеенда булудан башлады. Фәнни хезмәткәр Фәридә Нурыйәхмәтова якташыбызның тормышы, эшчәнлеге турында сөйләде. Музейның икенче катында Бөек Ватан сугышы вакытында очучы-штурмовикның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Сугышчан юлын сержант званиесендә рядовой очучы булып башлаган. Малайларда Муса Гайса улының дошманның тере көчен һәм техникасын юк итү өчен 250ләп хәрби очыш ясавы, 30 һава сугышы уздыруы, ике самолет бәреп төшерүе кызыксыну уятты.
Сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен М.Гәрәевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экскурсия барышында хезмәткәр балаларны очучының сугыштан соңгы био-графиясе, махсус билгеләнештәге авиация дивизиясендә хезмәт итүе белән таныштырды. Музей территориясендә “Ан-2” самолеты урнаштырылган. Теләге булган һәркем самолет салонына кереп, штурвал артында, пассажир урыннарында утырып карады.
Хезмәткәр Фәридә Гыйздетдин кызына балаларга кызыклы мәгълүмат җиткергәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое музее үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия һәм үз ягы өченгорурлык хисе уята. Бу яшьләрнең Ватанны саклаудагы батырлыгы турында истәлек булып тора.
Экскурсиябезнең чираттагы тукталышы Рсай авылындагы тәвә кошы фермасы булды. Безне ферма хуҗасы Айдар Фәршатов каршы алды һәм вольерлар буенча экскурсия үткәрде. Айдар Өлфәт улы гадәти булмаган кошлар турында сөйләде һәм күрсәтте. Аларбезнең якларга хас булмаган чын тәвә кошы, тавис, фазан һәм башка кызыклы кошлар үрчетә.
Тәвә кошлары - җылы яратучы кошлар. Әмма җылы илләрдән килгән кунаклар бөтенләй таләпчән түгел икән, җиңел ияләшкән һәм үзләрен безнең кырыс климатта өйдәге кебек хис итә. Тәвә - дөньядагы иң зур, оча белмәгән бердәнбер кош. Аларның муены озын, күзләре зур, томшыгы түгәрәкләнгән, гәүдәсе күп каурыйлы. Укучылар шулай ук тәвә кошы йомыркасы турында да тыңлады, аның авырлыгы 1 кг чамасы, кабыгының калынлыгы 1,5-2 мм. Балалар тәвә кошларын кәбестә яфраклары белән сыйлады.
Ферма хуҗалары бала-ларны башка гаҗәеп кошлар белән дә таныштырды. Павлиннар, Кытай тавыклары, яхшы йөгерүче фазаннар һәм җитез тиеннәр - болар барысы да соклану уятты. Саф һавада яхшы вакыт үткәргәннәре һәм шундый дустанә һәм күңелле очрашулары өчен Фаршатовлар гаиләсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
Илүзә ВАЙСИЕВА, Базытамак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.