Маяк
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 ноябрь , 15:40

Юлларда тәртип булдырыйк

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Өстәвенә, һава шартларының да еш бозылуы күзәтелә, буран, кар көртләре, бозлавык барлыкка килә. Шуларның нәтиҗәсендә гражданнарның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя.

Юлларда тәртип булдырыйк
Юлларда тәртип булдырыйк

Водительләр юлларда хәвефсезлек каешын эләктерегез, дистанцияне һәм автомобильләр арасындагы интервалны онытмагыз, юлда маневрлар ясаганда сак булыгыз. Һава торышы начар булган шартларда юл-транспорт һәлакәтен булдырмас өчен тизлекне минимумга кадәр киметү кирәк.

Шулай ук машина йөртүчеләргә машиналар йөрү өлешендә җәяүлеләргә игътибарлы булу таләп ителә. Иң мөһиме, спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырмасак иде.

Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган водительләр турында Башкортстан Республикасы буенча ышаныч телефонына 8(347)279-32-92 шалтыратуыгыз сорала.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: