Семинарны районыбызның имам-хатыйбы Рөстәм Абушахмин ачып җибәрде. Кереш сүз итеп мондый укуларның файдасын, алган гыйлемнәребезне тарату, бигрәк тә балаларны иман белән тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклап, семинар барышына үзенең фатихасын бирде. Атна буе дәвам иткән укуларда авыл мәчетләрендә дәрес бирүче остазлар, белем алучы шәкертләр, дингә яңарак килеп, гыйлем алырга теләүчеләр катнашты.
Семинар фәһемле узып, ислам дине буенча фәннәр укытылды. Мәсәлән, остазларыбыз Зәмзәмия Казыйханова «Гакыйдә», «Хәдисләр» дәресләрен алып барса, «Фикх»ны Сәрия Шәрәфетдинова аңлатып үтте, «Корьән» дәресләрен Гөлнур Шәйдуллина бирде. «Әхлак»ка Фәйрүзә Җиһанурова кызыклы мисаллар китереп, өйрәтте, Пәйгамбәребезнең тормыш юлы «Сира» дәресен Фәндәлия Шәрифҗанова бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Биредә катнашкан 40 тан артык мөслимәләр игътибар белән дәресләрне үзләштереп, гыйлемнәрен ныгытты. Намаз алдыннан бергәләшеп чәй эчүләр оештырылды. Дәресләр икенде намазына кадәр дәвам итте.
Зәмзәмия абыстайның Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәлләмнең хатыннары - өммәт аналары турында чыгышы фәһемле булды. Икенче бүлектә Розалия ханым «Гаилә елы» уңаеннан вәгазь сөйләде: «Җәмгыятьтә хатын кыз идарәче, тәрбияле хатын хөкүмәт белән идарә иткән кебек гаиләсе белән дә идарә итәргә тиеш. Иң элек без җәмәгатьләребезне, аннан балаларыбызны иманга чакырып, тәрбияләргә тиеш, ир дә, хатын да диндә булса, мәсьәләне хәл итү жиңелрәк», - дип чыгыш ясады ул.
Вәгазь бик үтемле булды. Атна буе дин сабаклары алган мөгаллимәләргә дә, шәкертләргә дә» Ислам нигезләрен» үтү буенча сертификатлар тапшырылды. Озак еллар дин сабаклары өйрәткән, дин юлында күп тырышлык салган Дөмәй авылы мәчете мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Зәмзәмия Казыйханова, Яркәй мәчете мөгаллимәсе Мәүлидә Закирова, Карабашта укулар оештыручы мөгаллимә Дания Яхина дин юлындагы тырышлыклары өчен «Рәхмәт хаты» алды.
Семинарның соңгы көннәрендә Дүртөйле, Уфа шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар килде. Бу көнне Илеш һәм Дүртөйле районнары мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фәндәлия Шәрифҗанова һәм Мәүлидә Исәнбирдина эш тәжрибәләре белән уртаклашты, Исмаил мәчете мөгаллимәсе, республика пед советы житәкчесе Мәмдүдә Әхмадуллина семинар барышына уңай бәя бирде.
Укулар ахырында контроль сораулар белән сынаулар үткәрелеп, сертификатлар бирелде. Укуларны оештыручыларга киләсе көннәрендә дә зур уңышлар телибез.
Әнфисә ШӘЕМОВА. Аккүз авылы.