Күренеш авыл җирлегендә бара. Бер-берсе белән бик тату яшәгән күршеләр Җәлил (Флүр Нуриманов), Гариф (Газинур Шәйдуллин), колхозда терлекче булып эшләгән Җәлилнең хатыны Гөлфия (Изалия Әхмәтҗанова), Гарифның тормыш иптәше - Сания (Гөлнар Җәлилова) акрын гына үз көйләренә яши бирәләр, «яшел елан» белән дуслыклары да барлыгы сизелә. Ике күрше дә бәдрәф эшләргә була. Һәм чокыр казыганда бер чүлмәккә тап булалар.
Әлбәттә, чуен буш тугел, ә эче тулы алтын була. Кинәт килгән байлыктан башы әйләнгән күршеләр ни эшләргә белми. Шешә белән дуслыкларын да туктаталар, эшкә йөрмәс булалар, хәтта этләренә алтын тешкә кадәр куйдыралар. Эшкә чакырып килгән колхоз рәисенә дә (Азамат Басыйров) буйсынмыйлар, акча күп эшләмәскә дә була, дип уйлыйлар.
“Без капчыкта ятмый“- дигәндәй, алтын табылуы полиция хезмәткәренә барып җитә. Полиция хезмәткәре (Фирзинант Фәррахов) тиз арада алтын табучыларның табышын конфисковать итеп, алып китә. Педагогик коллектив кешеләрне хәзинә ничек үзгәрткәнен тамашачыга күрсәтә алды. Әйе, байлык - бер айлык дигәндәй, тиз арада баеп, тиз арада элекке халәтләренә кире кайткан артистлар үз чыгышлары аша тормыш вакыйгаларын сәхнәләштереп күрсәтте.
Тамашачылар китерелгән хәл-вакыйгалардан сабак алгандыр, дип ышанам. Тормышта төрле хәлләр була; көтмәгәндә генә баеп та китә кешеләр, кинәт шатлык та килә, кайгы-хәсрәт тә урап үтми. Ничек кенә булса да, укытучылар бу сәхнә әсәре аша хезмәт сөяргә, акча колы булмаска, начар гадәтләрдән арынырга кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте залда утыручыларны. Чөнки бүгенге көндә безнең илебезнең сагында торырга аек акыл белән эш иткән ир-егетләр кирәк.
Зинфира МИҢҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.