Маяк
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 ноябрь , 16:45

Икмәк - ил байлыгы

“Ипи, ипекәй”... Безнең халык гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк - ил тоткасы. Икмәк үстерү - гаять авыр һәм катлаулы эш. Икмәк барлык ризыклардан да өстен тора, безгә яшәргә көч бирә.

Икмәк - ил байлыгы
Икмәк - ил байлыгы

Бүген Кадер мәктәбе укучылары укытучылары Лира Галиева җитәкчелегендә Кадер авылындагы икмәк пешерү цехында булды. Аларны һәм тирә-як авылларны җылы икмәк белән тәэмин итүче хезмәткәрләр каршы алды һәм цехның эшчәнлеге белән таныштырды. Монда төрле ассортиментта тәмле икмәк-күмәч пешә. Укучыларда яңа гына мичтән чыккан күпереп пешкән икмәкләр сокландыру тудырды. Балаларда кетердәп торган икмәк безнең табыннарга килеп җиткәнче нинди юл үтүе зур кызыксыну уятты. Алар игенче һәм икмәк пешерүче һөнәрләренең мактаулы, кирәкле, изге булуына төшенде.

 

Икмәк - ил байлыгы
Икмәк - ил байлыгы
Икмәк - ил байлыгы
Икмәк - ил байлыгы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: