Югары Яркәйдә 11 сыйныфны тәмамлагач, Елена Уфа дәүләт нефть университетына укырга керә. Биредә икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Шул ук юнәлеш буенча магистрлык диссертациясен дә яклый. «Башкортстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе» казначылыгында хезмәт юлын башлап җибәрә. Бераздан тормыш хәлләре аны туган якларына алып кайта.
Менә 2020 елдан Елена Роберт кызы әтисенең хезмәт юлын дәвам итеп, директор вазифасын уңышлы башкара. Эшләү дәверендә Башкорт дәүләт аграр университетында - агроном, БР Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә стратегик менеджер һөнәрләрен дә үзләштереп өлгергән.
Яшь булуына карамастан Е.Ибраһимова бар җиргә дә өлгерә. Ул изге гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Аның ярдәме белән Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә “УАЗ” машинасы, 300 мең акча, “Mavic-3” квадрокоптеры җибәрелгән.