Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 ноябрь 2024, 11:00

Техникалар - әзерлек сызыгында

Традициягә ярашлы, Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы һәм МУП “Агроил” базаларында кышкы махсус техниканың әзерлеген тикшерү максатында смотр узды.

Техникалар - әзерлек сызыгындаТехникалар - әзерлек сызыгында
Техникалар - әзерлек сызыгында

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Тимур Рамазанов, предприятие җитәкчеләре белән берлектә техникаларның торышы анализланды һәм әзерлеге бәяләнде.

Юлларны хезмәтләндерүче техникалар – “КамАЗ”лар, автогрейдерлар, экскаваторлар, тракторлар зур куәткә ия, аларны үз һөнәрләрен яхшы белүче водительләр хезмәтләндерә. Барлыгы 20 берәмлек техникага планлы рәвештә ремонт башкарылган. Бозлавыкта юлларга сибү өчен бер тоннадан артык тоз катнаш ком әзерләнгән.

Смотрда катнашучылар биредәге машиналар торышына уңай бәя биреп, аларның сезонга тулы әзерлеген билгеләде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Техникалар - әзерлек сызыгында
Техникалар - әзерлек сызыгында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас