+22 °С
Яңгыр
Бу искиткеч бәйрәм хөрмәтенә 20 ноябрь көнне балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты булды. Сәнгать мәктәбендә укучыларның музыкаль номерлары Әниләр өчен чын бүләк булды. Шулай ук мәктәптә сәнгать бүлеге укучыларының рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Күркәм чараны оештырганда балаларына ярдәм итәргә килгән аналарга һәм яшь артистларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең Ана йөрәгегез кайгыны белмәсен. Балаларыгыз уңышлары һәм игелекләре белән сөендереп торсыннар.