Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 ноябрь 2024, 03:30

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле хатын-кызлар, тормышыбыз бизәге, тоткасы булган аналар!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район хакимияте һәм үземнең исемнән барыбыз өчен кадерле булган бәйрәм – Ана көне белән ихлас күңелдән тәбриклим.

Сез җирдә тереклек барлыкка килгән дәвердән алып, гаиләгездә өмет, ышаныч һәм мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләрен саклап, яшәешебезне алга җибәрүгә зур өлеш кертәсез. Тормыш мәшәкатьләренә карамастан, кайгыртучан, назлы, сабыр хатыннар һәм аналар булып калуыгыз соклану уята. Ышана һәм кичерә белүегез, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуыгыз белән үрнәклесез. Шуңа да сезгә ихтирамыбыз, хөрмәтебез чиксез.

Киләчәктә дә сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, йортыгыз тынычлык, ямь, гармония белән тулы булсын, балаларыгыз җан тынычлыгы, наз, җылылык, кайгырту бүләк итсен. Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас