Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
24 Ноября 2024, 05:00

Балаларга багышланган гомер

Вакыт дигәнең үтә. Көн артыннан көннәр, айлар уза. Кышларны язлар, җәйләрне көзләр алыштыра, шулай гомер акрын гына үтә.Үткәннәрне барлап карасаң, уйлар иң беренче бала чакка алып кайта. Һөнәре буенча кем генәбулмасын, һәркем беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап, беренче укытучы каршы алганын яхшы хәтерли.

Балаларга багышланган гомерБалаларга багышланган гомер
Балаларга багышланган гомер

Беренче укытучы. Сиңа күпме нәни күзләр төбәлә. Син бит хәреф танырга, язарга, укырга өйрәтүче дә, бәләкәй генә сабыйдан олы шәхес үстерүче дә, олы тормышка юл күрсәтүче дә.

Сүзем бар гомерен, энергиясен, сәләтен балалар тәрбияләүгә биргән, сабыйлар дөньясын якын күргән, алар күңеленә ачкыч таба белгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булучы Фәндәлия Нургалиева турында.

Фәндәлия Шәммәт авылында Асия һәм Тәхәви Мусиннар гаиләсендә дөньяга килә. Аккүз сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, башта Бәләбәй педагогия училищесын, аннан Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1974 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы үз һөнәренә тугры кала. 35 ел эшләү дәверендә коллективта Фәндәлия Тәхәви кызы үзен тынгысыз укытучы, ярдәмчел, һәр баланы белемле итәргә күп көч салуы белән аерылып торды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән чорда аның дәресләрендә бик күп тапкырлар булырга туры килде. Иҗади эзләнүче укытучы һәр дәресне күргәзмә материаллар белән баетып, кызык һәм мавыктыргыч итеп үткәрә иде. Ул укыткан укучылар арасында мәктәпне медаль белән тәмамлап, югары уку йортына юлланучылар күп булды. Димәк, аның хезмәте бушка китмәгән. Әйе, Фәндәлия Тәхәви кызы җәмгыятьтә лаеклы урын биләрлек, намуслы, итәгатьле, үзаллы уйлый, юл сайлый, караркабул итә белә торган укучылар тәрбияләде. Шуңа да әти-әниләр аңа зур рәхмәтле. Тәҗрибәле, үз эшен яхшы белгән педагог, балаларга белем бирү белән беррәттән, авыл халкы белән дә тыгыз элемтәдә булды. Атна саен зур әзерлек белән партия әгъзаларын укытты, агитатор булып, өлкәннәр белән төрле темага әңгәмәләр үткәрде. Аның хезмәте РСФСР һәм БАССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән югары бәяләнде. “Өлкән укытучы” исемен дә горур йөртте. Гаилә хәленә килгәндә дә ул үрнәкле. 1975 ел-да Илеш авылы егете Фазылҗан абый (мәрхүм) белән тормыш корып, өч балага гомер бүләк иттеләр, олы тормыш юлына чыгардылар. Олы кызлары Гөлнара муниципаль район хакимиятендә белгеч, икенче кызлары Ирина Нефтекама шәһәрендә укытучы-логопед, уллары Фидан Нижневартовск шәһәрендә нефтьче. Өчесе дә югары белемле, гаиләле, җиде онык бүләк иттеләр.

Фәндәлия уңган хуҗабикә - тәмле-тәмле ризыклар пешерә, бакчасында җиләк-җимеш, чәчкәләр үстерә. Сәнгатькә гашыйк, җыр-бию ярата, баянда, мандолина һәм кубызда уйный. Авылда узган чараларда актив катнаша.Без аны кешеләргә игъ-тибарлы, гади һәм изге күңелле булганы өчен их-тирам һәм хөрмәт итәбез.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас