Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
24 ноябрь 2024, 07:00

Иңнәрендә – көндәлек мәсьәләләр

Хатын-кыз, кайда гына яшәмәсен, һәр җирдә гүзәл зат булып кала. Шуңа күрә авылда да алар үзләрен һәр яклап тота белергә, гаиләдә – изге ана, яраткан хатын, эшендә ихтирамлы хезмәткәр булырга бурычлы. Әлбәттә, мондый сыйфатларга ия булу җиңел түгел.

Иңнәрендә – көндәлек мәсьәләләрИңнәрендә – көндәлек мәсьәләләр
Иңнәрендә – көндәлек мәсьәләләр

Күпчелек очракта алар иңенә тормышның барлык авырлыгы салына. Районыбызда тырыш хезмәте белән якташларының олы ихтирамын яулаган Әнисә Исламова Ишкар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Ногымановның уң кулы һәм төп ярдәмчесе булып тора.

Ул Кадер урта мәктәбен тәмамлагач, ТРның Казан дәүләт финанс-икътисади институтында белем ала. Һөнәре буенча районның төрле оешмаларында эшли. 2014 елда Ишкар авыл советы авыл биләмәсендә хезмәт юлын дәвам итә. Арытаба эшләр белән идарә итүче итеп үрләтелә һәм бүгенгәчә аны лаеклы башкара.

Эшләү дәверендә үзен җаваплы, инициативалы, таләпчән, максатына омтылучан, тырыш хезмәткәр итеп таныта. Закон һәм норматив актларны белеп, аларны эшендә оста куллана. Халыкның социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән зур эш башкара, гражданнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм аларны уңай хәл итәргә ярдәм итә. Иң мөһиме, халык белән һәрвакыт уртак тел таба, оештыру сәләтенә ия. Ә.Исламова авылдашлары арасында ихтирам казана. Биләмәдә төрле чаралар оештырганда беренчеләрдән булып йөри.

Әнисә Рәис кызы уңган хуҗабикә дә, кайгыртучан, яраткан әни дә ул. Тормыш иптәше Юнир белән улы Илдарны тәрбияләп үстерделәр. Илдар Ишкар урта мәктәбен тәмамлагач, 2021 елның маенда Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. Ул Мәскәүдә хәрби билгеләнештәге взводта хезмәт итә. 2022 елның февралендә Украина территориясенә командировкага җибәрелә һәм бүгенгәчә Илдар Юнир улы махсус хәрби операциядә катнаша. Ул безнең тынычлыгыбызны кыюларча саклый, төрле дәүләт бүләкләренә ия.

Әнисә Исламованың күпьеллык намуслы хезмәте Башкортстан Республикасының, муниципаль район хакимиятенең һ.б.инстанцияләрнең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.

Зилә ТАҖИМӘРДАНОВА. Ишкар авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас