Хәйберҗан озак еллар буена урман кисүче булып эшләп, хаклы ялга чыга. Ул әле дә яшеллекне ярата: агачлар утырта, кошларга оялар ясый. Зәмзәмия исә шәфкать туташы булып эш-ләде, анын хезмәт кенәгәсендә - бары бер язу. Үз hөнәрен яратып башкарганга, авыл халкы ярата hәм хөрмәт итә.
Миңнекәевлар гаиләсе лачындай өч ир-егеткә гомер биргән, бүген уллары үз тормышлары белән гомер итә. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бердәмлекләренә генә түгел, тырышлыкларына да сокланырлык аларның. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакчаларында төрле - төрле җиләк – җимеш, яшелчә үстерәләр.
Капкаларын ачып керүгә үк гаҗәпкә каласың, һәр нәрсә үз урынында, җыештырылган ихата, бакча алдында аллы – гөлле чәчкәләр үсеп утыра. Ә йорт эченә керсәң, тагы да ямьлерәк күренеш карашны үзенә җәлеп итә: пөхтә итеп җыештырылган бүлмәләр, берсеннән-берсе матур гөлләр, алар тәрәзә төпләрен бизи. Һәрвакыт елмаеп каршы алалар, фәһемле кинәшләрен бирәләр.
Алардан кунак та өзелми ул. Авылдашлары, туганнары, якыннары белән аралашып, дус яшиләр. Шундый ку-накчыл, ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән ара-лашып яшәве рәхәт тә, күңелле дә.
Венера ХӘЙРУЛЛИНА. Исәмәт авылы.