Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 ноябрь 2024, 09:00

Тырышсаң гына була

Һәр төбәкне матур итеп, йорт-кура тергезеп, бакчасында мул итеп яшелчә-жимеш үстерүче тырыш, уңган, бердәм гаиләләр бизи.

Тырышсаң гына булаТырышсаң гына була
Тырышсаң гына була

Теләпән авылыннан Сибәтовлар гаиләсе – авылыбызның яшен арттыру гына түгел, ә киләчәген дә кайгыртучы күп балалы гаиләләрнең берсе. Туган якларында төпләнеп калган өч бала әти-әнисе - Альмира белән Раил. Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешкән бу гаилә ихтирамга лаек.

Түбән Череккүл кызы Альмира Теләпән егете Раил белән кавышып, матур гаилә корып жибәрәләр. Аларның мәхәббәт жимешләре булып, 2002 елда игезәк ул-лары Альмир белән Ильмир дөньяга килә. Алар кечкенәдән ук спорт белән кызыксынып, көрәш буенча бик күп грамота-медальләргә лаек булалар. Нефтекамск машина төзү колледжын тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайталар. Бүгенге көндә себер як-ларында хезмәт юлын башладылар. 2007 елны ба-рысына да сөенеч булып, кызлары Вилена туа. Ул Түбән Яркәйдәге лицейда 11нче сыйныфта белем ала. Тырышып, тик яхшы билгеләргә укый. Хужабикә Альмира ихата-бакча ямьләп төрле чәчәкләр үстерә, йорт-курада, бихисап, кош-корт асрыйлар. Раил исә шәхсимашинасы белән йөк ташу белән шөгыльләнә. Сибәтовларда бер-береңә хөрмәт, ярату күзгә ташлана. Һәр эшне бергә киңәшләшеп башкара алар. Шуңа күрә дә тормышлары да матур, күпләр сокланырлык.

Энҗе ГАБИДУЛЛИНА. Этәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас