Аның пекарнясында пешкән икмәк һәм камыр ризыкларына тел-теш тидерерлек түгел, киресенчә, район үзәгендә һәм күрше Татарстан Республикасында ул зур сорау белән кулланыла, аны һәркем зур теләк белән сатып ала.
”Эшне тормыш иптәшем Мәзһәп Мирзахәниф улы белән 1998 елда бәләкәй генә киосктан башлаган идек. Аннан кибет өчен яңа бина төзедек, арытаба аны зурайттык. Авылдашлар, тирә-яктагы халыклар бик теләп ала продукцияләребезне. Ипи пешерүчеләребезнең барысы да уңган, тырышып эшлиләр”,- ди Ризидә Фәнис кызы.
Р.Садртдинованың улы Алмаз аңа зур ярдәмче, уң кулы булып тора. “Киләчәктә продукция ассортиментын арттырып, халыкны шатландыру - иң зур теләкләремнең берсе”, - ди эшкуар.
Биредә эш кичке сәгать сигездән иртәнге сигезгә кадәр сузыла. Ипи пешерүчеләр Әлфидә Галимованың, Раушания Шаһалиеваның, Флорида Николаеваның, Гөлгенә Кәбированың, Физәлия Нурыеваның, Айсылу Закированың алтын куллары белән салынган хуш исле, күпереп пешкән Кадер икмәге район үзәгенең кибет киштәләрендә үз урынын ала.
- Камыр ризыгы тәмле булып пешсен өчен, көчеңне кызганмаска, бөтен осталыгыңны эшкә җигәргә кирәк. Әлеге процесс шактый катлаулы. Безнең эштәиң мөһиме - технологияне саклау һәм җиһазларның төзек булуы. Эшебез җиңелләрдән түгел, шулай булуга карамастан, без аны яратып башкарабыз, - ди биредә эшләүче бер төркем үз һөнәрләре осталары.
Лира ГӘРӘЕВА.