Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 ноябрь 2024, 05:10

Фотокүргәзмәгә рәхим итегез!

Безнең тарих-туган якны өйрәнү музеенда "Чәчәк ат, туган җир" дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Анда Илеш җиренең барлыкка килү һәм чәчәк ату тарихыннан әлегә 30 фотосүрәт тупланды.

Фотокүргәзмәгә рәхим итегез!Фотокүргәзмәгә рәхим итегез!
Фотокүргәзмәгә рәхим итегез!

Чакырылган кунаклар арасында районның хөрмәтле гражданины, БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күп еллар районның алдынгы колхозларының берсе "Урал" колхозы рәисе Роберт Габит улы Ибраһимов да бар иде. Ул үзенең истәлекләре белән бик теләп уртаклашты.
Шулай ук Илбира Мирзаһит кызы Җәлилова, Зөләйха Әлвән кызы Ялалова, Гөлсирә Фазрахман кызы Мостафина ерак 1970 елларда кемдер коррекцион мәктәбенә юллама белән яшь белгеч булып килүен, кемдер, шәһәр тормышын үзгәртеп, яшь табиб-хирургка кияүгә чыгуын, ә кемдер авыл җирлеген җитәкләвен искә төшерделәр. Хөрмәтле Хәлил Мирзаян улы Халиковның кызы Рәзидә Хәлил кызы да үзенең җитәкче әтисе турындагы истәлекләреннән үз тарихын сөйләде.

Чара музей фонды өчен истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас