Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 ноябрь 2024, 09:10

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә

Район үзәгендәге «Тәмле» пекарня-кулинариядан халык агымы өзелми. Биредә җитештерелгән, пешерелгән камыр ризыкларының телеңне йотарлык булуын исеме дәәйтеп тора.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендәКүкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның торсын түрендә

Ачылу белән сәүдә ноктасы тиз арада танылу алды. Ни өчен дигәндә, сыйфат һәм камыр ашларының төрлелеге җәлеп итә. Икмәк, икмәк-булка изделиеләре, төрле камыр ризыкларын җитештерү һәмреализацияләү белән шөгыльләнә ул. Илешлеләр милли ашларыбыз - чәкчәк, гөбәдия, вак бәлештән авыз итәргә тырыша. Шулай ук пирогларга, каравайларга алдан заказ биреп пешертүчеләр дә бар.

2013 елда Югары Яркәйдә яшәүче Лилия һәм Венер Фәтхелисламовлар күптәнге хыялларын - пекарня ачу теләген гамәлгә ашыра. Магазин киштәләрендә камыр ризыкларының нинди генә төре юк! Продукциянең бай ассортиментка ия булуы, хакларның да «тешләшмәве» күзне кызыктыра.

Район үзәгенең Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы заманча, матур бинада икмәк-булка һәм кондитер изделиеләре бүлекләрендә үз һөнәре осталары Гөлназ Баязитова, Илиза Маткулова, Лилия Вәлиева, Эльвира Трофимова, Анжелла Фәхруллина, Гөлшат Кәримова, Эльза Шәмсиева, Сөмбел Бакирова, Айгөл Сәетгәрәева, Альбина Сәетгәрәева, Саноат Шәрипова, Нәзилә Гарипова эшли.

Бөтен кешенең дә күңеленә хуш килерлек итеп тәмле икмәк, камыр ризыклары пешерү өчен зур тырышлык, осталык, ә иң мөһиме, үз эшеңне ихлас күңелдән ярату кирәк.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас