Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 ноябрь 2024, 06:20

Икмәк - ул тормыш!

Икмәк атналыгы кысаларында Илеш коррекцион интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән фәһемле чара үтте.

Икмәк - ул тормыш!Икмәк - ул тормыш!
Икмәк - ул тормыш!

Анда «Икмәк тормыш мәгънәсе» тематик сәгате үткәрелде. Очрашу башында китапханәче Гөлнара Өлфәт кызы Мәганәбиева ипинең безнең өстәлгә утырганчы нинди юл үткәнен сөйләде һәм балаларга күрсәтте.

Балалар “Без нәрсә пешердек?” дигән уенда катнаштылар. Алар танып - белү программасы барышында «Икмәк - ул тормыш» исемле әдәби викторинада актив җавап бирделәр һәм катнашучыларның кайсысы иң игътибарлы икәнен ачыкладылар.

Күркәм чара азагында барлык балалар икмәк ризыклары белән сыйландылар., Җылы һәм тәмле ис аңкып торган ипидән балаларның сөенеченең чиге булмады.

Чыганак

Икмәк - ул тормыш!
Икмәк - ул тормыш!
Икмәк - ул тормыш!
Икмәк - ул тормыш!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас