Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 ноябрь , 13:00

Ашлык кадерен беләләр

„Илеш элеваторы” тарихы белән ерак XIX гасырның 70 нче елларына барып тоташа. Шушы еллар дәвамында предприятие үсеп, районда гына түгел, республикада да иң эре эшкәртүче предприятиеләр исемлегенә керде.

Ашлык кадерен беләләр
Ашлык кадерен беләләр

Аның төп эшчәнлеге – ашлык уңышын кабул итү, киптерү, саклау, барлык культураларны эшкәртү кебек хезмәтләр күрсәтү. Әлеге максатларга биредә 7 кабул итү пункты, дүрт “ДСП-32”, берәр «ДСП-24», “СОБ-48”, “СОБ-32”, сәгатенә 50 тонна ашлык киптерергә сәләтле «Флатум» ашлык киптергечләре бар. Бу исә республиканың төньяк-көнбатыш районнары авыл хуҗалыгы кооперативларыннан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, һава торышының нинди булуына карамастан, уңыш кабул итүгә мөмкинчелек бирә.
Моннан тыш, элеватордагы уңышны су юлы белән илебезнең генә түгел, хәтта чит илләрнең теләсә кайсы портына озату мөмкинлеге бар.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: