Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары өчен районыбызның хөрмәтле, тормышлары икмәк белән тыгыз бәйләнгән кешеләре белән очрашу узды. Алар - педагогика фәннәре кандидаты, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасының Мәгариф отличнигы, китаплар авторы - Рәмил Кәүсәр улы Нуретдинов һәм әлеге мәктәпнең административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары - Альберт Юрьевич Петров, ул озак еллар авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче предприятиеләрдә эшләгән.
Кунаклар икмәк турындагы мавыктыргыч тарихлары белән уртаклаштылар, икмәкне безнең өстәлгә китерү өчен кешеләрнең күпме хезмәт куюлары турында сөйләделәр. Ни өчен Илеш районын икмәк төбәге дип атаулары турында бәян иттеләр. Шулай ук Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның тормышы һәм эше турында бик күп истәлекләр, биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар яңгырады.
Фәһемле очрашу Рәмил Нуретдинов башкаруында Әнгам Атнабаевның «Кара икмәк» дигән матур шигыре белән тәмамланды.
Хөрмәтле кунакларыбызга очрашуда катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларга сәламәтлек, бәхет телибез.