Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
28 ноябрь , 11:00

Үзебезнекен сайла, үзебезнекен сатып ал

Төрле  көнкүреш  товарларын  һәм  азык-төлек  продукциясен  үзебездә  җитештереп,  үзебездә  реализацияләү - республика  һәм  район  сәясетенең  төп юнәлешләреннән. 

Үзебезнекен сайла, үзебезнекен  сатып ал
Үзебезнекен сайла, үзебезнекен сатып ал

Хөкүмәт  җитәкчелеге  “Үзебезнекен  сатып  ал, үзебезнекен куллан”,  дигән  иде.  Бу  максатта  сөт  һәм  төрле  сөт  ризыклары  җитештерүче “Илишмолоко”, “Эра”, тәүлегенә йөзләгән тонна икмәк-булка, камыр изделиеләре җитештерүче  төрле  ассортиментта  продукция    чыгаручы  «Заготпищепром» кулланучылар җәмгыяте,  “Дуслык”, “Нива” җәмгыятьләре, шәхси эшкуарлар Ризидә Садртдинова (Кадер), Лилия Фәтхелисламова (“Тәмле” магазины, Югары Яркәй), Энгель Кәбиров (Исәмәт), Айгөл Кәбирова (“ Йолдыз” магазины, Югары Яркәй), Динар Хәмидуллин  (“Чия” магазины, Югары Яркәй) пекарнялары  үз эшчәнлеген уңышлы алып  бара. 
Продукция  районда  гына  түгел,  Дүртөйле,  Борай,  ТРның Актаныш, Мөслим районнарында, Нефтекама, Уфа, ТРның Яр Чаллы шәһәрләрендә зур сорау белән куллана, чөнки аларның сыйфаты да, тәме дә сыналган. Киләчәккә  максатлары - ассортиментны тагы да баету.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: