Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 ноябрь , 08:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле якташлар – райондашлар! Бүген, 29 ноябрь көнне, районыбыз җирлегендә табын түребезне бизәгән иң кадерле ризыгыбыз – икмәккә багышланган бәйрәм үтә. Хөрмәтле кунакларыбызны Илеш районы муниципаль район хакимияте һәм Советы исеменнән район җирендә сәламлим.

Бәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Илеш районы бүген – аягында нык басып торучы, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать нык үсешкән, социаль-көнкүреш комплексы, мәдәнияте, мәгарифе, сәламәтлек саклау өлкәләре халкы мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары файдасына күләмле эшләр башкаручылардан. Сәламәт яшәү рәвешен, хезмәтчәннәрнең сәламәтлеген һәм рухи ихтыяҗларын гамәли итү максатында заманча төзелешләр сафка бастырыла, күп төрле программалар эшләнеп, тормышка ашырыла.

Илешебез Башкортстанның мул ашлык үстерүче төбәге, агросәнәгать комплексының горурлыгы һәм флагманы булып тора. Безгә алдынгы технологияләр кертелә, югары уңыш бирүче орлык фонды кулланыла, җирләрнең уңдырышлылыгы, ит һәм сөт җитештерү арта.

Төзекләндерелгән авыллар, җитеш һәм имин тормышта яшәүче халык, куллануга кертелүче социаль объектлар - районыбызның көзгесе.

Авыл хуҗалыгы продукциясен тулай җитештерү, күп фатирлы, шәхси торак йортларын сафка бастыру, авылларны төзекләндерү, барлык өлкәләрдә дә эзмә-эзлекле үсешкә ирешү, халык яшәешен яхшырту юнәлешендә эшләү буенча республикада үз урыныбыз бар, лаеклы рәвештә алгы позициядә торуыбыз белән республиканың чәчкә атуына үз өлешебезне кертәбез. Иң мөһиме, элекке традицияләргә тугрыбыз: “Илеш җире-икмәк ягы”, “ Илеш игенчесе” дигән төшенчәләр буген дә горур яңгырый.

Илеш районының бүгенге даны – ул югары нәтиҗәләргә ирешеп, үз җирен танымаслык итеп үзгәрткән хезмәт кешесенең иҗат җимеше. Һичшиксез, үсеш баскычлары артында ничәмә-ничә буын кешеләренең фидакарь хезмәте, тырышлыгы, тиңдәшсез батырлыгы ята. Җиде Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев, Советлар Союзы Герое Ә.Абдуллин, күп санлы сугышчан һәм хезмәти орден-медальләр кавалерлары, атказанган исемен яулаучылар – районыбыз горурлыгы. Илеш үзеннән чыккан фән, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре, төрле дәүләт органнарында югары вазифалар биләүче якташлары белән хаклы рәвештә горурлана һәм мәртәбәләнә.

Әйтергә кирәк, республика яулаган казанышларга илешлеләр лаеклы өлешен кертә, үзләренә күрсәтелгән ышанычны намуслы хезмәтләре белән аклый. Киләчәктә дә һәр тармакта, һәр өлкәдә илешлеләргә хас энтузиазм белән эшләп, Башкортстанның чәчәк атуы хакына фидакарьлек үрнәге күрсәтербез, дип ышанам. Барлык якташларны-райондашларны бәйрәм белән котлап,бәхет-шатлыклар,иминлек, сәламәтлек телим.

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: