Агросәнәгать комплексының басучылык һәм терлекчелек кебек төп тармаклары, умартачылык белән шөгыльләнү үсеш алган. Районның агросәнәгать комплексында 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 56 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Катлаулы һава шартларына карамастан, районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре югары нәтиҗәләргә ирешә алды. Алар 134 мең тоннадан артык ашлык һәм 8 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырып алды. Ашлыкның тулай җыемы һәм бөртеклеләрнең гектар куәте буенча район республикада – алдынгылар рәтендә. Иген культураларының гектарыннан уртача уңышы 24,6 центнер тәшкил итте. Шул ук вакытта «Урожай» токымчылык заводы, «Мир» җәмгыятьләре кебек хуҗалыклар һәр гектардан 36,6 центнердан артык уңыш җыеп алуга иреште.