Район хуҗалыкларында барлыгы 22 мең баш эре терлек асралып, 8 меңнән артыгы - савым сыеры, 775 баш ат исәпләнә. Күпчелек кара-чуар, бестуж, айршир, симменталь нәселле маллар асрала. «Урожай» токымчылык заводы, “Агыйдел”, «Урал», “Илеш” МТС, Куйбышев ис. җәмгыятьләр, М.Гәрәев ис. кооператив терлекчелектә иң алга киткән һәм уңышлы эшләүче хуҗалыклардан санала. Агымдагы елның 10 аенда барлыгы 49 мең 455 т сөт җитештерелгән, һәр сыердан уртача савым 7 мең килограмм тәшкил итте, 46 мең тоннага якын сөт сатылды, 23371 тонна ит җитештерелде. Уртача тәүлеклек артым 700 грамм булды. Шул рәвешле, район республикада сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарда тора. Көтү яңарту максатында 471 баш токымлы тана сатып алынды, шулай ук 2600 баштан артыгы үз хуҗалыкларында әзерләнде. Ел саен максатлы программалар рамкаларында республика һәм федераль бюджетлардан финанс ярдәм бирелә. Шул рәвешле, “Урожай» токымчылык заводы җәмгыятендә сөт комплексы төзү инвестиция проекты тормышка ашырылды. Моннан тыш, районда М.Гәрәев ис. кооперативта, “Мир” җәмгыятендә сыер һәм бозау торагы төзелде.