Илеш районының Почетлы гражданины, район ветераннар советы рәисе Анатолий РОМАНОВ:
- Киләсе елга тормышыбызда күренекле вакыйга - районыбызның 90 еллык юбилеен билгелибез. Илеш районының бүгенге даны - ул югары нәтиҗәләргә ирешеп, үз җирен танымаслык булып үзгәрткән хезмәт кешесенең иҗат җимеше. Үзем Бакалы районында туып-үссәм дә, тормышымның шактый чоры Илеш районы белән бәйле. 1974 елда беренче хезмәт юлымны Илештә колхозара агрохимлаборатория мөдире булып башладым, арытаба начальнигы вазифасын башкардым. Хәтеремдә, Череккүл басуында тәҗрибә басуы булдырып, барлык район, республика семинарлары биредә үтә иде. Район авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкчелек иткәндә тормыш мәктәбендә чыныгу чоры булгандыр. Гомумән, Илеш мине һәм аның халкы мине эшкә, кешеләр белән аралашырга һ.б. бик күп яхшы сыйфатларга, тормышны аңларга өйрәтте. Ул вакытта колхозларга техника, ашлама, кредит бирү артты. Хуҗалыклар ныгып, икмәк үстерү буенча Илеш даны тагы да күтәрелде. Район мул уңыш алу буенча республикада беренчелекне бирмәде. Тулай җыем уртача 217 мең тонна тәшкил итсә, хуҗалыкларда малларның башы саны 66 меңгә җитә иде. Салган тырышлыгым югары бәяләнде - «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән бүләкләндем, «БАССРның атказанган агрономы», Илешнең Почетлы гражданины исемнәренә лаекмын.
***
Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет Билгесе” ордены кавалеры, Илеш районының Почетлы гражданины, җәмгыять директоры Роберт ИБРАҺИМОВ:
1930 нчы елларда Рсай авылы җирлегендә сигез хуҗалыктан торган М.Горький ис. колхоз оештырыла. Аның нибары алты аты, өч сыеры, сукасы, агач тырмасы гына була. Ярлылардан оешкан колхоз әнә шулай дөнья көтә. Арытаба урта хәллеләр дә күмәк дөнья көтүгә тартыла башлый һәм «Наҗы» колхозына нигез салына. «Бердәмлектә – көч» дигәндәй, алар берләштерелеп, «Урал» исемендә үз эшчәнлеген башлап җибәрәләр. 1934нче елда беренче трактор кайтарыла. Ләкин бу гына тормышларын җиңеләйтми. Икегә дә бүленеп («Урал» һәм «Жуков») карыйлар, ләкин яңадан кушылалар һәм «Урал» үз составына Нәҗәде авылындагы «Донбасс»ны, «Правда»ны (Үрмәт авылы), «Красный Маяк»ны да (Тыпый, Бүләр) алып, икътисадын ныгыта, партия куйган таләпләрне үтәп, авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүгә өлеш кертә.
1965 ел. Бу чорны бүген районда уңышлы эшчәнлек алып барган, даны республикада билгеле җәмгыятькә башлангыч биргән дәвер, дип әйтәсе килә: эреләтелгән хуҗалык икегә бүленеп, «Урал» һәм Ленин ис. колхозлар исемендә районның 90 еллык тарихына кереп кала.
«Урал» белән 1963- 1973нче елларда Гыйлемҗан Габбасов җитәкчелек итә, колхоз басучылыкта, терлекчелектә яхшы уңышларга ирешеп, төрле инстанцияләрнең күчмә Кызыл байракларын ала. Арытаба сигез ел рәис вазифасын Бәдыйк Гыйльметдинов башкара.
1981 елдан алып, 43 ел буе «Урал» җәмгыяте белән үзем җитәкчелек иттем. Иң көчле, куәтле чит ил техникаларын районда иң беренчеләрдән булып без алдык. Шушы дәвер эчендә авылга беренчеләрдән булып газ ягулыгы үткәрелде, халык эчәр су белән тәэмин ителде, урамнарга асфальт җәелде, терлекчелектә алдынгы технологияләр кертелде, кул көче механикалаштырылды һ.б. Яуланган уңышларда өлкән буын вәкилләренең – Ленин ордены кавалерлары, механизаторлар Кифая Галиеваның, Рәхимҗан Гыймазовның, 2 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Риф Әхмәтовның, төрле инстанцияләрнең бүләкләренә лаек булган ферма мөдире Тимершәех Габдракыйповның, бригадирлардан Өлфәт Хаковның, Хәнәфи Сакаевның (мәрхүмнәр), бүген дә авылдашларының ихтирамында яшәүче элекке баш инженер Рим Нәбиуллинның, терлекчелектә үзен бар яклап яхшы белгеч итеп таныткан ферма мөдире Зәйтүн Шәрифҗановның, С.Юлаев орденлы механизатор Халит Латыйповның, савучы, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ирина Мөхәммәтшина, терлекчелекчелектәге механизацияне хезмәтләндергән Мирзамөхәммәт Кадраев, савучы, 2 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Рүзилә Камалованың өлеше зур булды. Алар эстафетасын хәзер яшь буын дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында 90нчы еллардагы уйланылмаган реформалар да безне куркытмады– терлекчелек, басучылык продукциясе җитештерү кимемәде, предприятие таралмады. Киресенчә, төрле эзләнүләр, яңалыклар аша авырлыкларны җиңә барып, “Урал” районның рентабельле эшләүче иң алдынгы агросәнәгать комплексы предприятиесенә әйләнде. Иң кирәге, кешеләрне яшәү чыганагы – эш белән тәэмин итүдән башланган сәясәт әлегәчә уңышлы дәвам итә.
***
Русия агросәнәгать комплексының почетлы хезмәткәре һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, М.Горький ис. кооперативның элекке рәисе Иршат ГЫЙЛЬФАНОВ:
- Туган районымның истәлекле датасы – 90 еллыгы якынлаша. Бу озын тарихи юлның тере шаһиты буларак, аны үзгәртеп коруларда минем лаеклы хезмәтемнең өлеше булуы белән горурланам.
Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач туган районымның «Сигнал» колхозында зоотехник булып эш башладым. Бераздан мине колхоз идарәсе Торачыдагы мал симертү комплексына җитәкче итеп билгеләде. Биредә 7 ел начальник вазифасын башкардым. Бераз тәҗрибә туплагач, 1994 елда мине М.Горький ис. кооперативка рәис итеп тәгаенләделәр. Колхозны кабул итеп алгач, матди базаны киңәйтү, иң мөһиме, кешеләр күңеленә юл табуны максат итеп куйдым. Әлеге вазифада 26 ел хезмәт салдым. Бүгенге көндә лаеклы ялдамын.
Замана да, кешеләрдәге уй-фикерләр дә үзгәрә, әмма авыл хуҗалыгына таләпләр шул килеш кала: җирне кадерләү-саклау, мул продукция җитештерү, табыннарның муллыгына ирешү кебек мәсьәләләр беркайчан да актуальлеген югалтмый. Эш булсын дисәң, кеше хезмәтенә дөрес бәя бирсәң, нәтиҗәсе була. Иң мөһиме, оештыру чараларында өзеклекләргә юл куярга ярамый.
Эшләгән дәверемдә хезмәтебез җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәһаланды.Атап әйткәндә, 2009 елда, язгы басу эшләре нәтиҗәләре буенча районда беренче урын яулап, район Сабантуенда муниципаль район хакимияте Дипломы һәм «ВАЗ-2107» автомашинасы белән бүләкләндек. 2013 елда, продукция җитештерүдәге казанышлар өчен БР Хөкүмәте Дипломын алдык. 2014, 2015 язгы чәчү нәтиҗәләре буенча да районда призлы урын яулап, үзебезне ашлык үстерү остасы итеп таныттык. Әлбәттә, әлеге уңышлар көннетөнгә ялгап эшләүче кооператив эшчәннәренең, белгечләренең тырыш хезмәте белән яуланды.
Гомумән, үткәнем белән бәхетлемен һәм районыбыз, аның кешеләре, үзем эшләгән хуҗалык әгъзалары белән горурланам.