Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 декабрь 2024, 10:00

Герой исемнәре - халык хәтерендә мәңгелек

Илеш игенчесе дигәндә, туган илебез табынына күпереп пешкән ап-ак калач куйган, язны-көзгә, көнне-төнгә ялгап эшләгән, сөялләнеп каткан куллары белән бөтен авыр җир эшен башкаручы киң күкрәкле баһадир күз алдына килә. Чөнки җир кадерен, хезмәт тәмен белгән, җиң сызганып эшли торган халык яши Илештә. Җир эшен оештыра белгән, туган төбәгенә тугры булып, игелекле эшләре белән халык хәтерендә урын алган райондашларыбыз - Социалистик Хезмәт Геройлары Тәлгать Лотфулла улы РАХМАНОВ, Фәйзелгаян Фәткелбаян улы ЯХИН, Тимерхан Сафуан улы НӘҖМИЕВ, Хәләф Гыйльдан улы ГЫЙЛЬДАНОВ, Рифкать Зиннәтулла улы ЗИННӘТУЛЛИН белән дә данлы.

Герой исемнәре - халык хәтерендә мәңгелекГерой исемнәре - халык хәтерендә мәңгелек
Герой исемнәре - халык хәтерендә мәңгелек

Алтынланган иген басулары, хезмәтчән халкы белән дан тота Илеш районы. Аның бүгенге икътисади һәм социаль яктан уңышлары нигезендә нәкъ авыл хуҗалыгы эшчәннәренең буыннан буынга күчә килгән тырыш, намуслы хезмәте ята. Райондашларга туган туфракка тугрылык тәрбияләүдә республикада исеме киң билгеле, КПССның Илеш районы комитеты беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Илеш районының Почетлы гражданины, өч тапкыр Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, бик күп медаль белән бүләкләнгән Тәлгать Рахмановның роле бәһалап бетергесез.

Радиотапшырулар мөхәррире, партиянең пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, райкомның өченче секретаре, икенче секретаре вазифаларында үзен сәләтле җитәкче итеп күрсәткән Тәлгать Лотфулла улын 1965 елда КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре итеп тәгаенлиләр. Егерме ике ел, хаклы ялга чыкканчы, шушы урында халыкка хезмәт итә Т.Рахманов. Урындагы халыкның яшәү шартларын яхшырту, авыл хуҗалыгын, сәнәгать өлкәсен үстерүгә бар көчен сала. Нәкъ ул җитәкчелек иткән елларда Илеш районында бер гектардан алынган уңыш – 32-35 центнергача күтәрелә, дәүләткә тапшырылган ашлык күләме 120 мең тоннага барып җитә.

Беренче секретарь район һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен бер урында тапанмый алга омтылырга, әмма бер кайчан да уңышлар белән масаймаска өйрәтә. Яшь кадрларга ышаныч белдерергә дә курыкмый, тәҗрибәле белгечләрне үстерүгә күп көч сала.

Т.Л.Рахманов беренче секретарь булып эшләгән елларда Илеш районында 300дән артык делегация була. СССРның авыл хуҗалыгы министры Валентин Месяц, өч тапкыр – РСФСР Министрлар Советы рәисе Геннадий Воронов, Германия, Польша, Чехословакия илләреннән, Совет - Һинд дуслыгы оешмасыннан һәм башка бик күп җирдән вәкилләр килә, районның үсешен өйрәнә, тәҗрибә уртаклаша.

Алтмышынчы еллар уртасында Башкортстанда игенчелек һәм малчылыкның күрсәткечләре 140 процентка арта. Чәчүлекләр мәйданы 300 мең гектарга үсә, басуларның уңдырышлыгы күтәрелә. Ашлыкның еллык күләме 1954-1958 еллар белән чагыштырганда – 75, ит белән сөтнеке 87 процентка арта. Иң яхшы күрсәткечләргә Илеш һәм Дүртөйле районнары ирешә. Уңышлар нәтиҗәсендә, 1966 елда Башкортстанда гади авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән 25 кеше Социалистик Хезмәт Герое исемен ала. Алар арасында Илеш районының беренче секретаре Тәлгать Рахманов та була.

***

“Октябрь” колхозының рәисе Фәйзелгаян Яхин җитәкчелек иткән чорда ук авыл яңа сулыш алды” дип хәтерли авылдашлары. Әмма бу уңышларга ирешкәнче аңа күпне күреп, кичереп, катлаулы тормыш юлы үтәргә туры килә. Авырлыклар алдында тез чүкмәгән, җиңелеп калмаган ул.

1953 елда Ф.Яхин Теләкәй МТСы зонасы буенча район партия комитеты инструкторы итеп раслана. Бу вазифаны ул 1958 елга кадәр башкара. Арытаба Андреевка МТСның башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Шул ук елда Ф.Яхинга тагы да җаваплырак вазифа йөкләтелә-“Октябрь” колхозы рәисе итеп куялар.Фәйзелгаянны читән коймалы, салам түбәле өйләр, юлсыз авыл каршы ала. Идарә рәисе авыл, колхоз белән танышып чыккач, ныклап уйга кала. Иң элек колхоз икътисадын ныгытырга кирәк. Игенчелектә агротехниканы яхшыртмыйча торып, мул уңыш алу мөмкин түгел. Ф.Яхин һәм агроном Ә.Басыйров киңәшләшеп,ел саен сөрү тирәнлеген күбәйтергә карар итәләр. Тырышлык бушка китми, тирән сөрү үзен аклый-бу елда октябрьлеләр гектарыннан 16,8 ц уңыш җыеп ала. Башка районнар да җирне илешләрчә сөрүгә күчә.

Колхоз идарәсе орлыкларны яңарту өстендә дә җентекле эш алып бара.1965 елдан башлап туфракка органик ашламалардан тыш, минераль ашламалар кертелә башлый. Башта бер гектар җир 10-60 кг ашлама белән тукландырса, торабара аның куәте, культураның төренә карап, 2-3 центнерга җитә. Шулай итеп, октябрьлеләр гектарыннан 33 ц уңыш алуга ирешә.

Игенчелек ныклы булса, терлекчелек тармагы да тагы да куәтләнә, күрсәткечләре арттырып үтәлә. Азык базасын ныгыту, савым сыерлары токымын яхшырту аркасында савучылар һәр сыердан 2800-3000 килограмм сөт савуга ирешә.

1960 елларда авыл кешесе, ниһаять, икмәкне күкрәгенә терәп, кисеп ашау бәхетенә ирешә. Колхоз икътисады нык булгач, авыллар матурлана, төзекләнә. 1960-1965 елларда Исанбай, Теләкәй, Олы Ялан авылларында суүткәргеч уздырыла, Исанбайда клуб, 400 урынлык урта мәктәп, котельный,медицина пункты, балалар бакчасы, кунакханә, колхоз идарәсе административ бинасы төзелә. Теләкәй урамнарын мәктәп, магазин бизи. Колхозчылар яңа йортлар салып,өй туйлары үткәрә. Гомумән, авылга яңа сулыш, җан керә. Колхоз территориясе дә гаятьзур үзгәрешләр кичерә-фермалар яңартыла, хезмәт механикалаштырыла.Терлекчеләр көнкүрешен яхшырту беренче планга куела.

Киеренке хезмәт нәтиҗәсендә рәис үз максатына ирешә. Өч авылны берләштергән «Октябрь» колхозы механикалаштырылган, рентабельле хуҗалыкка әйләнә. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, көмеш медальләре белән бүләкләнә, колхозның йөзен Күчмә Кызыл Байраклар бизи.

Фәйзелгаян Фәткелбаян улының тырышлыгы, фидакарьлеге игътибарсыз калмый, 1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.Ул җитәкчелек иткән чорда районның җәмәгатьчелек тормышында да актив катнаша. Илеш районы комитеты бюросы әгъзасы, район Советы депутаты була.

***

Гади һәм шул ук вакытта искиткеч тормыш белән Татар Мәнәвез авылында яшәгән Рифкать Зиннәтулла улы Зиннәтуллин сугыш вакытында әтисе, бер туганнары гомере өзелә. Гаиләдә бердән-бер туендыручы булып кала. Тракторга утыра. Икмәк үстерергә, төзелешне күтәрергә, терлек, техника турында кайгыртырга кирәк.

Рифкать Зиннәтулла улы Зиннәтуллин 1928 елның 15 декабрендә БАССРның Илеш районы Татар Мәнәвез авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1945 елда Илеш районының «1 Май» колхозында башлый. 1949-1952 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Запаска чыгарылганнан соң 1952 елның ноябреннән Фрунзе исемендәге колхозда колхозчы, ферма мөдире булып эшли. 1957 елның июнендә XXII партсъезд исемендәге колхозның комплекслы бригадасы бригадиры итеп билгеләнә.

Р.Зиннәтуллин җитәкләгән бригада һәрвакыт югары уңыш алуга ирешә. Басучылык продукциясе белән бергә бригада терлекчелек продуктларын сату планын да арттырып үти. Бодай, арыш, карабодай һәм башка бөртекле культуралар җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда һәм техниканы югары җитештерүчәнлектә куллануда ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге 3 нче Указы нигезендә Зиннәтуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

***

1947 елның 31 мартында 23 яшьлек Тимерхан Нәҗмиевны “Искра” колхозы рәисе итеп тәгаенлиләр. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ул елларда гектарыннан 4-5 центнер уңыш алалар. 1959 елда гектарыннан 15 центнер уңыш алуга ирешәләр, ә инде 1960 елда “Искра” колхозы ит планын өч мәртәбә арттырып үти. Дуңгызлар саны 6 мең башка җитә. Аларның тәҗрибәсен өйрәнү өчен 47 районнан вәкилләр килә. Алай гына да түгел, җир эшкәртү, тана, дуңгыз үстерү, культуралы көтүлекләр оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә дип союздаш республикалардан һәм Польша, Вьетнам, Монголия, Америка, Германия кебек илләрдән дә киләләр.

Тимерхан Сафуан улы берничә ел рәттән үзе дә ГДРга тәҗрибә уртаклашырга бара. Әйтергә кирәк, “Искра” колхозы районда беренчеләрдән булып кымыз ясауны башлап җибәрә.

Элекке елларда республикада киң танылу алган бодайның 50 килограмм Московская -35 сортын Тимерхан Сафуан улы поезд белән алып кайта.

Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдә, авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Тимерхан Сафуан улы “БАССРның атказанган агрономы” исемен ала. Шулай ул Ленин, Халыклар дуслыгы, Бөек Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, күп санда медальләр белән бүләкләнә. Авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ә инде 1975 елда Мәскәүдә үткән төбәк, өлкә һәм автономияле республикалар колхоз вәкилләренең Бөтенрусия Җыелышында катнаша. Башкортстан Республикасы Югары Советына, район, авыл Советларына депутат итеп сайлана.

***

Хәләф Гыйльван улы Гыйльданов 1932 елның 1 февралендә Бәләкәй Бишкурай авылында туа. Фидакарь хезмәтен 1948 елда Илеш районының «Коммунар» колхозында башлый. 1952 елдан шул ук колхозда тракторчы булып эшли.

1974 елда колхоз һәм район механизаторлары арасында үткәрелгән социалистик ярышта беренче урын ала. Тугызынчы бишьеллыкның (1971-1975) трактор эшләп чыгару буенча заданиесен вакытыннан алда - өч ел да сигез айда үти. 1974 елда туңга сөрүдә югары күрсәткечләргә ирешә. “ ДТ- 54” тракторы белән ике эш сменасында смена нормасы 3,5 гектар булып, 25 гектар җир сөрүгә ирешә. Туңга сөрүне сыйфатлы итеп 28-30 сантиметр тирәнлектә башкара.

Үзенең намуслы хезмәте белән X.Гыйльданов колхоз һәм район хезмәтчәннәре арасында ныклы абруй казана. Җәмәгать тормышында актив катнаша, беренче класслы тракторчы була. Үз эше остасы эшләгән звенода кайбер участокларда рекордлы уңыш алына - 65 гектардан 39,2 центнер сабан бодае, 50 гектардан 40,1 центнер солы җыеп алына. Гомумән алганда, «Коммунар» колхозы бөртекле культураларның уңдырышлылыгы буенча 1974 елда республикада беренче урынны алып, дәүләткә 53 059 центнер икмәк сата. Ашлык әзерләүнең халык-хуҗалык планы - 125 процентка, ит — 100,3 процентка, сөт — 125 процентка, йомырка-141 процентка һәм йон-103 процентка үтәлә.

Бөтенсоюз социалистик ярышларында ирешкән зур уңышлары, тугызынчы бишьеллык заданиеләрен һәм игенчелек һәм терлекчелек продуктларын җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттыру буенча кабул ителгән йөкләмәләрне вакытыннан алда үтәүдә күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1975 елның 10 февралендәге Указы белән X. Г.Гыйльдановка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1992 елда пенсиягә чыкканчы «Коммунар» колхозының комплекслы бригадасы бригадиры ярдәмчесе булып эшли.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас